Харисов Котдүс Харис улы 1921 елның 25 мартында Урта Кәшер авылында туа.
1940 елның 29 сентяберендә авылдан чыгып китә. Краснодар краеның Лавинский станциясендә 2 ай тракторист булып хезмәт итә. 1940 елның 15 декаберенншн Батийск шәһәрендә авиатехнический училищедаукый. 1941 елның 8 июленнән 140 нче штурмовой авиаполкта өлкән сержант булып сугыш юлын башлый. 27 июлендән Төньяк – Көнчыгыш фронтның Смоленск, Ржев тирәләрендә сугыша.1942 елның июленнән Калинин фронтында, ә октябереннән Северо – Западный фронтта. 1943 елның мартыннан Воронеж фронтында, шул ук елның июленнән Курск дугасында. Бу фронт бик авыр фронт була. 1943 елның октябереннән ll нче Украина фронтында сугыша. 1945 январеннан 1945 елның маена кадәр I нче Украина фронтында илбасарларга каршы сугыша.
Котдүс Харис улы самолетларга техник хезмәт күрсәтү буенча гвардия старшинасы булып хезмәт итә.
Сугышта күрсәткән батырлыклары өчен Кызыл йолдыз ордены, “Германияне җиңгән өчен”, “Берлинны алган өчкен”, “Праганы азат иткән өчен”, “Сугыштагы батырлыклары өчен” медальләре белән бүләкләнә.