Хайдарова Фатима Сабир кызы 1921 елнын 15 июлендэ Мальбагыш авылында туып ускэн 1939 елны Казан медицина техникумын тәмәмлап кайтканнан сон аны , Азнакай районы Райздравына инструктор итеп эшкэ билгелилэр, шунда эшлэгэндэ сугыш башлана. Военнообязанный шэфкать туташы буларак 1941елнын июнендэ Боек Ватан сугышы башлану белэн , беренчеләрдән булып сугышка алына.
Кышкы салкыннарда яралы солдатларны шинель өстенә салып, кар өстеннән сүрәп кыр станына ташыганнар, ярдэм курсэткэннэр, бэйлэгэннэр. Бәйләргә бинтлар житми иде, лэкин без хэр яралыны табып, аларны сугыш кырыннан алып чыгарга тиеш идек ди.
1943 елның кышкы салкыннарында сугыш кырында аякларын өшетеп, каты авырганнан соң, аяклары шешэ һәм аны демобилизациялэп кайтаралар .
1943 елның язында, Бөгелмә станциясенән ат арбасында аяклары гөбе кебек шешкән хәлдә, авылга кайтаралар.
Анын өстендә солдат гимнастеркасы, башында пилотка, хром итекләре, култык таяклары белән бергә арбада, кыр сумкасы янында ята, аяклары шеш, итекләрне кигертерлек түгел- иде ди.
Фатима апанын этисе, Сабир бабай, аны арбадан күтәреп алып өйгә алып кергән.
Фатима апа Боек Ватан сугышыннан олкэн сержант дэрэжесендэ , икенче дэрэжэ Ватан сугышы ордены кавалеры хэм бик куп юбилей медальлэренэ ия ул бугенге кондэ Эзерэк сэлэмэтэну белэн аны кире военкоматка йортэ башлыйлар. Лэкин 1943 елнын жэй аенда Элкэй авылында егетлэрне сугышка эзерлэу курслары оештырыла хэм Фатима апаны шунда инструктор итеп билгелилэр . Анын тирэ як авылларда военный врач фронтовичка дигэн мактаулы ,данлы исеме бик тиз тарала ул хэрвакыт военный киемнэн гемнастеркадан йори торган була.
1943 елнын козендэ Илбэк авылында кан чире чыга медиклар житмэу сэбэпле Фатима апаны кире сугышка жибэрмилэр Илбэк авылына фельдшер итеп эшкэ билгелилэр. Коненэ 17 шэр кеше улэ иде ди ул.
Дэхшэтле сугыш еллары артта кала.
Фатима апа гомере буе халкыкка медицина хезмәте күрсәтэ.
1948 елда ул шулай ук фронттан кайткан егет Харисов Шәгиткә кияүгә чыга. Хэм гомерлэрен Мальбагыш авылында 50ел бергэ яшэп 5 бала устерэлэр бугенге кондэ Фатима апа 3 баласы тэрбиясендэ.
Ә эни безнең өчен җир йөзендә иң кадерле Кеше, һәммәбезнең өй түрендә кадерле кунак.