Әле дә истә.
Тиздән 9 май – Бөек Җиңү көне җитә. Еллар үткән саен арабызда бу җиңүне яулаганнар, сугыш һәм тыл ветераннары сирәгәя бара. Ул газаплы сугыш еллары турында язмаларны дары исе иснәмәгән буынга җиткерергә, тыныч тормышның нинди корбаннар, югалтулар бәрабәренә яулануын онытмаска кирәк. Авылдашым, сугыш һәм хезмәт ветераны Рәшит Хәниф улы Хәйруллинның тормыш сәхифәләрен яктыртырга теләвем дә шул максаттан.
Хәниф абый хатыны Нурлыхәят апаны сигез бала белән калдырып, сугышка китә. Олы кызлары Зәйтүнә клуб мөдире булып эшләү өстенә колхоз эшеннән калмаска, үсмер егет Рәшитнең кулы һәр нәрсәгә ятып торса да, ачлык үзенекен итә: уртанчы кызлары Зәйнәп, төпчек малай Рәис гүр иясе булалар. 1942 елда яралы әтиләре кайтып төшә. Исән кайтуына сөенсәләр дә, бу куаныч озакка бармый – шул ук елның азагында Хәниф абый вафат була.
1943 елның октябрендә Рәшиткә дә соры шинель кияр чират җитә. Авылның 1926 елгы ун егетенең барысына да повестка тоттыралар. Фронтка җибәрелгәнче, Рәшиткә дә Суслонгер газабын татырга туры килә. Аннан ут сызыгына, 1 нче Украина, Польша чикләрен уза, бандеровчыларга каршы бәрелешләрдә катнаша. Взвод командиры Рәшит Хәйруллинга 1955 елга кадәр Польша чиген сакларга туры килә. Аннан аны Мәскәүгә, Кремльгә чакыртып алалар. Ул 1970 елга кадәр 9 управлениядә хөкүмәт органнарын саклауда хезмәт итә.
Якташыбыз Р.Хәйруллин полковник дәрәҗәсенә күтәрелә. Сугыштагы, хезмәттәге батырлыклары өчен егермеләп орден һәм медальләр белән бүләкләнә. Лаеклы ялда булса да, хәзер дә тынгы белми ветеран. Очрашуларга йөри, илнең сәяси тормышында катнаша. Хатыны Назия министрлыкларның берсендә эшли. Ике кыз үстерделәр. Берсе укытучы, икенчесе хисапчы һөнәрен сайлаган.
Рәшит туган ягын онытмый, кайткалап тора. Төп йортта апасы Зәкия, сеңлесе Мәдинә яши. Зәйтүнә апасы Мөслимдә, сеңелләре Флюра белән Миңнур Чаллы каласында тормыш итәләр. Ватан азатлыгы өчен көрәшкән Рәшит кебек ветераннар, үзләре ачлыктан интексә дә, һәр килограмм икмәкне дәүләткә озаткан, фронт өчен төн утырып бияләй-оекбашлар бәйләп салган тол әби-апалар алдында без баш иябез, мәңге бурычлы булуыбызны белдерәбез. Сез күргән газаплы елларны бүгенге буын күрмәсен, сезнеке кебек сызлаган яраларны белмәсен иде.
Х.Хәсәншин, Сарсаз Тәкермән авылы.
“Сарман” газетасы.