1916 елда Азнакай районың Сарлы авылында туа. Җидееллык мәктәпне тәмамлагач, 14 яшьлек үсмер туган колхозында хезмәт юлын башлый. Механизаторлар курсын тәмамлагач, МТС та тракторчы булып эшли. Сугыш башлангач, өченче елында сугышка чакырыла. Балтыйк буен азат итү өчен көрәшләрдә отделение командиры була. Аннан соң Ерак Көнчыгышта япон самурайларына каршы сугыша. Сержант дәрәҗәсендә сугышчан бүләкләрен тагып фронттан кайтып төшә һәм аны авылдашлары Сарлы авыл Советы рәисе итеп сайлыйлар. Кешеләр белән эшли алуы һәм оста оештыручы булуын күреп, аны колхоз рәисе итеп сайлыйлар. Җидееллык план нәтиҗәләре буенча 1966 елда В.Х.Хаҗиәхмәтовка Социалистик Хезмәт Герое исеме бирелә.
2003 елда вафат була.