Хәмбәл Шәрифҗан улы Хәбибуллинның сугыш еллары турында язганнарыннан:
“Әткәй сугыштан бер аягы гарипләнеп (2 см кыска һәм бөгелми иде) кайтты. Башта култык таяклары белән йөрде. Вакыт узгач, 3 ел дигәндә таяксыз да йөри ала башлады. Шуңа да карамастан 1951 елны ул комбайнда да эшли башлады. Комбайнер буларак әткәйгә беренче эшләгән 380 кг икмәк бирделәр. Ул вакыттагы безнең шатлык әйтеп бетергесез иде. Мин боларны бик яхшы хәтерлим. Бәхетсезлеккә каршы, 1953 елны әткәбез вафат булды. Әнкәй биш бала белән 43 яшендә тол калды. Ул вакытта апам Диләрәгә 16, ә миңа 13 яшь иде, иң кече энекәшебез Нухка 2 яшь иде. Ничек итсә итте, үзенең тырышлыгы белән әнкәй безгә ятимлек күрсәтмәде. Җәй көннәрен ат көтүе үзем дә кул арасына керә башладыМ
Бәхетсезлек үзе генә йөрми икән, әткәебез үлеп 3 ел дигәндә әнкәебез каты авырый башлады. Авыруы бер елга кадәр сузылды. Ул вакытта тракторда прицепщица булып эшләгәндә, Диләрә апабыз аягын ялгыш сабанга кыстырып ярты ел буена больница юлында йөрде. Шулай итеп без 4 малай өйдә торып калдык. Мәктәпне ташлап миңа апам урынына эшкә чыгарга туры килде. Тормыш өйрәтә икән: үзем ипи салып, аш пешереп, тамак туйдырып яшәдек. Эшкә киткәндә энеләремнең һәрберсенә: син су алып кайт, син ягарга куралар әзерлә, энегезне карагыз, елатмагыз дип эшләр кушып китә идем. Бала –чага бит, мин кайтуга бернәрсә дә эшләнмәгән була иде. Бераз энекәшләремне “тәрбияләп” алганнан соң, йөгерә – йөгерә су алып кайтып (чишмә ерак), ягарга әзерләп, аш пешереп ашый идек тә, йокларга яткач: “И балалар, сез гаепле түгел бит”, дип, кырыйларына утырып елый идем.”
Хәмбәл абыйның балалары: Элмира, Ирек. Ирекнең хатыны – Миләүшә, аларның Диләрә һәм Булат исемле балалары бар. Хәмбәл абыйның Лениногорск шәһәренең нефть техникумын тәмамлап, техник – механик булып эшләгән. Хәзерге көндә лаеклы ялда, үзешчән сәнгать театрында спектакльләр куеп, гастрольләргә йөри.