1925 елның 10 нояберендә Тыңламас авылында туган, хәзерге көндә дә шуна яши
1943 елның 25 июлендә 17 яшендә дошманга каршы көрәшкә китә. 4-5 ай Германиядә запас частьтә була. 1944 елның көзендә сугышка керә. Ефрейтор Җиңү кәнен Берлинда каршылый. 1949 елга тикле Германиядә элемтәче булып хезмәт итә. Шул елның 20 апрелендә туган авылына кайта Күп кенә медальләр белән бүләкләнә.
Кайткач колхозда бригадир, рәис, ферма мәдире, учетчик булып эшли. 1985 елны Ленин исемендәге хуҗалыктан лаеклы ялга чыга. Тырыш хезмәтләре өчен "Хезмәт ветераны" исеме бирелә.
Тормыш иптәше белән 5 бала үстерәләр.