Әһлиев Габдулла Әһли улы
1914 елның 28 гыйнварендә Иске Әлмәт авылында туган.
1922-1925 елларда авыл мәктәбендә укый.
1925-1931 елларда үз хуҗалыгында эшли.
1931 елдан колхозда төрле эштә.
1936-1938 елларда Кызыл армия сафларында.
1939-1940 елларда Пермь шәһәрендә хәрби заводта эшли. 1940-1941 елларда туган авылы колхозында. Шоферлыкка укый.
1941 елда Харьков шәһәренә вербовка буенча хәрби заводка эшкә китә. 1941-1945 елларда Бөек Ватан сугышында катнаша. Башта медицина ротасында санитар хезмәтен башкарса, аннан соң радиотелеграфистлар курсында укып үз һөнәре буенча хезмәт итә. Сугышны Чехославакиядә тәмамлый.
1946 елдан колхозчы. 1951 елдан пенсиягә чыкканчы шофер була.
3 орден, 15 медаль шул исәптән Хезмәт Кызыл Байрагы (1975), Ленин ордены (1978) белән бүләкләнә. 2000 елның 21 мартында вафат. Кабере Иске Әлмәт авылы зиратында.