ӘҺЛИУЛЛИН Хәмит Шәмсетдин улы (20.3.1919, хәзерге Башкортстан Респ-касы, Благовар районы Үдрәкбаш авылы - 15.10.1943), Советлар Союзы Герое (30.10.1943, вафатыннан соң), өлкән сержант (1943). 1939 елдан Кызыл Армиядә, 1943 елның февраленнән Бөек Ватан сугышы фронтларында, сапёрлар взводы отделениесе командиры (65 нче армиянең 106 нчы укчылар дивизиясе 43 нче укчылар полкы). Үзәк фронт гаскәрләре белән Курск шәһәрен (1943), Белоруссияне азат итү сугышларында катнаша. 1943 нең 25 октябрендә Днепр елгасын кичкәндә батырлык күрсәтә. Лоев (Гомель өлкәсе) посёлогы янындагы сугышта һәлак була. Ленин, Кызыл Йолдыз орденнары белән бүләкләнә.
Әдәбият: Батырлар китабы - Книга Героев. К., 2000; Славные сыны Башкирии. Уфа, 1966. Кн. 2; Герои Советского Союза - наши земляки. К., 1985. Кн. 3.