Әһлиуллина Мәрьям Мәхмүт кызы
Әһлиуллина Мәрьям Мәхмүт кызы 1923 елның 17 августында Биләр районы Уракчы авылында туа. 1941 елда Чистайда фельдшерлар әзерли торган мәктәпне тәмамлый. Дөбьяз районының Мәмдәл авылына фельдшер ителеп җибәрелә. Ләкин тыныч тормышта яраткан хезмәтен башкарырга туры килми, 1941 елның 18 июлендә 18 яше дә тулмаган кыз Совет Армиясе сафларына алына. Казанда хәрби хәзерлек үткәч, ул октябрь аенда Лаешка хәрби лагерьга шәфкать туташы итеп җибәрелә. Резервта торган Казан латыш полкында эшли. Ачлыктан бик күпләр үлә, дифтерия башлана. 1941 елның кышы гаять салкын, өстә шинель, башта шлем, аякта кирза итекләр, кыз салкын тидереп бик нык авырый башлый.
Терелгәч, Мәрьям Горький шәһәренә яңа формалашучы резерв артиллерия полкына җибәрелә. 231 нче полк, 27 нче дивизия. 1942 елның февралендә эшелоннарга төяп дивизияне Мәскәү аша фронтка озаталар. Төньяк Көнбатыш фронт. Бөтен полкка өч кенә кыз, сугыш бик каты бара, бомбалар шартлый, пулялар сызгыра. Алар носилкаларга, плащпалаткаларга салып яралыларны медсанбатка озатып торалар. Кызлар бик күпләрне үлемнән алып калалар.
Сугыш тынган арада, медицина хезмәте күрсәтүдән тыш, сугышчылар алдында концерт номерлары белән чыгышлар ясыйлар. Мәрьям татар җырлары башкара, төрле халык биюләрен бии. Ял вакытларында яралыларга хатлар языша. Аны полкташлары үз сеңелләре кебек яраталар, фронт газеталары Мәрьямне мактап язалар.
Ул В. Волочек, Псков, Новгород шәһәрләрен азат итү сугышларында катнаша.
1944 елның 16 июлендә Псков өлкәсенең Красногород районы Шеряево авылы янында Мәрьям хезмәт иткән дивизиянең ике полкы немецларның бер төркемен чолгап ала. Бик көчле кул сугышы башлана. Һәм ул дүрт сәгатькә сузыла. Мәрьям сугышчылар белән бергә атакага ташлана. Йөгерә-йөгерә әле бер, әле икенче яралы сугышчыга ярдәм күрсәтә. Авыр яраларны куркынычсыз урынга алып чыга.
1945 елның сентябрендә Мәрьям туган авылы Уракчыга кайта һәм хезмәткә чума. Башта ул Әлки районы Алпар авылында фельдшер булып эшли. Ә аннан соң шул районның Карга авылы егете агроном Солтан Әһлиуллинга тормышка чыгып, Салман авылында, аннан Чүпрәле районында эшли. Солтан Әһлиуллин Алабуга районының баш агрономы итеп билгеләнгәч, 1970 елдан Алабугада яши башлый. Балалар бакчасында шәфкать туташы булып эшли. Өч ул һәм бер кыз үстерә. Мәрьям Әһлиуллина күкрәген Кызыл Йолдыз һәм II дәрәҗә Ватан сугышы орденнары һәм бик күп медальләр бизи.
Материал автор Д. Каюмованың “Халык хәтерендә мәңгегә” китабы буенча әзерләнде.