Мин, Әхмэдуллина Тәнзилэ Нурзәки кызы,1938нче елның 21 иче мартында Куйбышев өлкәсе Камышлы районы Камышлы авылында колхозчы-крестьян гаиләсендә деньяга килгәнмен. Авыр еллар булса да ач булмадык. Әтием бик тырыш кеше иде, сыер асрадык, җәйләрдэ үлән, юа, какы, шомырт җыя идек.
1945нче елда Камышлы урта мәктәбенә 1нче сыйныфка укырга кердем. Шунысы хәтердә: өскә-башка кием , уку әсбаплары, язарга кара юнәту бик кыен иде. Ручканың перосы да бик тиз бозыла иде.Шунлыктан борчылулар да көн дә диярлек булып тора иде. Каләм, тесле каран- дашлар да, уйнарга туп та юк иде. Балачак үзенекен итә инде ул, уенын да таба идек, һәрвакыт хәрәкэттә булдык: җәен Сок елгасында су кердек, кышын чана шудык, аяк- кул туңганчы, бишмәтләр боз булып катканчы уйнадык.Үсә төшкәч, җәйләрен әниләр белән утауга йөрдек.
1950нче елда без гаилэ белән Богырыслан шәһәренә күчтек. Анда укуны дәвам иттем. Богы рыслан педагогик училищесен 1957нче елда бетереп, ТАССРның Бегелмэ районы Бәкер башлан- гыч мәктәбендә 3 ел балалар үкыттым.
1960нчы елдан Баулы интернат-мәктәбендә тәрбияче, укытучы булып эшләдем. 1965- 1996нчы елларда 1 нче санлы Баулы урта мәктәбендә эшләп, пенсиягә чыктым. Эшемне тырышып җиренә җиткереп эшләдем. Бик куп грамоталар алдым,укытучы-методист категориям бар иде. «Хезмәт ветераны», юбилей медальләре белән бүләкләделәр. Яратып эшләдем, әле дә укучыларымны, мәктәпне, хезмәттәшләремне сагынып искә алам, мөмкин хәтле, аралашып яшибез.
1962нче елда Мәгъсүм Фәррах улы белән гаилә корып җибәрдек. Бер-беребезне аңлап, хөрмәтләп, 52нче ел яшәп ятабыз.Шул дәвердә 3 бала тәрбияләп үстердөк. Өчесе дә югары белем алып, тормышта үз урыннарын табып, безгә ярдәмле булып, хезмәт итәләр. Нәселебезнең дәвамчылары 4 оныгыбыз, 4 шатлыгыбыз бар.
1968нче елда Мәләкәс дәүләт педагогик институтының рус теле hәм әдәбияты факультетына читтән торып укырга кердем.Өч курсын бетердем, өченче бала тугач, укып бетерергә мөмкинчелек булмады.
Бүгенге көндә Аллаһка шөкерана кылып, хөкүмәткә рәхмәт әйтеп,тыныч, бәхетле картлык кичерәбез.