Хәмидуллина Гөлсем Хәмидулла кызы
Уфа губернасы Минзәлә өязе Урта Кәшер авылында 1916 елда туган. Мәктәптән соң Минзәлә авыл хуҗалыгы техникумын тәмамлый. 1932-1935 елларда ул Балтач районында зоотехник булып эшли. Казанда эшче – крестьян мәктәбендә (рабфак) укый. Аннан соң Казан Дәүләт университетына укырга керә. Әмма аны тәмамлый алмый кала, тормыш авырлыкларыда уку мөмкинлекләрен чикли. Ул кайтып Кормаш авылында ике ел балалар укыта. 1941 елның октябрендә КПСС район комитетына эшкә күчә. Биредә аны пропаганда һәм агитация бүлеге мөдире итеп билгелиләр.
1943 елда үзе теләп сугышка китә. Беренче һәм Икенче Белоруссия, Үзәк фронтлар составында кече сержант дәрәҗәсендә сугышта катнаша. 1945 елда “Сугышчан хезмәләре өчен” медале белән бүләкләнә. Сугыштан соң Иске Кәшер, Күтәмәле, Ләке, салкын Алан мәктәпләрендә рус теле укыта.