Әтиемнең әтисе Хәмитов Габдрахман Хәмит улы 1906 елны Әлки районы Яңа Камка авылында дөньяга килә. Сугышка кадәр ул тимерче булып эшли. 1941 елның 30 июнендә фронтка китә. Анда ул укчы була. Мәскәү янындагы каты сугышларда катнаша. 1943 елның августында Сталингадны азат итү өчен барган аяусыз бәрелештә каты яралана. Кыр госпиталендә дәваланып чыккач ул, янадан кулына корал алып, фронтка китә.
Ленинград блокадасын өзүдә дә катнаша. Әмма 1944 елның сентябрь аенда икенче мәртәбә каты яралана. Табиблар аны сугышка яраксыз дип табалар һәм ул туган авлына кайта. Озак еллар тимерчелектә эшли, тирә-юньгә танылган бик оста тимерче була. Сугышчан батырлыклары өчен орденнар һәм медальләр белән бүләкләнгән. Дәү әтием белән мин бик горурланам.
Марсель Хәмитов, Базарлы Матакның 1нче урта мәктәбе укучысы.
Әлки хәбәрләре,№37, 9 май 2002 ел.