Әхмәтгәрәев Сәлимгәрәй Исмәгыйль улы 1926 елның 4 январендә Сарман районы Юлтимер авылында урта хәлле крестьян гаиләсендә туган. Янурыс 7 еллык мәктәбендә белем ала. Колхозда төрле эштә эшли. 1943 елда немец фашистларына каршы сугышка китә. Харьковка, Ерак Көнчыгышта хезмәт итә. Япония белән булган сугышта катнаша. Сугыш беткәч Камчаткада хезмәт итә. “Японияне җиңгән өчен”, “За боевые заслуги” һәм берничә юбилей медальләре белән бүләкләнә. 1951 елның ноябрендә авылга кайта. Җәй аенда комбайнер, ә башка вакытларда төзүче булып эшли. Балта остасы, пыялачы. 2007 елның 26 январендә вафат.