1926 елның 9 сентяберендә Иске Богады Авылында туган, шунда тормыш иткән.
17 яшьлек егет 1943 елда Ватан сугышына алына. Ерак көнчыгышта Япон самурайларына каршы сугыша. Рядовой солдат Җиңү көнен Ерак көнчыгышта каршылый. 1950 елның 7 сентяберендә генә урау юллар үтеп авылына кайта.
Сугышчан хезмәтләре өчен "Бөек Ватан сугышы" ордены, медальләре белән бүләкләнә. Авылына кайткач, "Богады" колхозында кырчылык бригадиры, тракторчы, бригадир, мастерской мөдире булып эшләп, 1986 елда лаеклы ялга туктый.
Тырыш хезмәтләрен искә алып, "Атказанган колхозчы" исеме бирелә.
Тормыш иптәше Миңнеханә белән 52 ел бергә яшәп, 5 бала тәрбияләп үстергәннәр.