Шамил Хәмәтов 1918 елның 22 маенда элеккеге Чаллы районы Калмаш авылында дөньяга килә. 1939 елда армия сафларына чакырыла. Сугыш башланган елларга Шамил ага Фин заливы кырында урнашкан Ленинрад өлкәсендәге 133нче зенита-артиллерия частендә хезмәт итә.
– Безнең часть Ленинград шәһәренең дәүләт карамагындагы объектларын: база, азык-төлек складларын, Нева елгасы аша үтүче җәелмәле күперне, аэродромны саклый иде, – дип искә ала бүген ветеран. – Тик, күрәсең, безнең генә көч җитмәгән – дошман шәһәр артында булган барлык азык-төлек складларын һәм базаларны шартлатты. Шәһәрдә халык ризыксыз калды. Ачлык... Халык белән бергә гаскәр дә ачлы-туклы яшәде. Көнгә һәрбер кешегә 150 грамм ипи бирелә иде. Сугышчан дусларыбыз ачлыктан безнең күз алдында үлделәр. Аллаһы саклагандыр үземне, мин исән калдым. Аннары яраландым. Җәрәхәт булуга карамастан, шәфкать туташлары мине савыктырдылар, – ди Шамил Хәмәт улы, Ленинград блокадасының коточкыч көннәрен тагын бер кат күз алдыннан кичереп.
Аннары Шамил ага тагын яралана һәм Березняки шәһәренә сырхауханәгә озатыла. Госпитальдә аякка басканнан соң, аны Чиләбе өлкәсендәге гвардия частенә җибәрәләр. Биредә ул 3 айлык махсус курслар үтә: Мәскәүдән җибәрелгән плакатлар, сурәтләр буенча өр-яңа корал – «Катюша»ларда сугышырга өйрәнә. 1942 елның җәендә ветеран Калининский фронтына килеп эләгә. «Катюша» бригадасы составында Шамил Хәмәт улы озын сугышчан юл үтә: Украина, Польша, Румыния, Германияне азат итүдә катнаша. 1943 елда «Батырлык өчен» медале белән бүләкләнә.