ӘХМӘТШИН Ягъфәр Әхмәт улы (1924, Оренбург өлкәсенең Әсәкә районы Кутлуево авылы - 17.1.1945, Польша, Карнево поселогы), Советлар Союзы Герое (24.3.1945, вафатыннан соң), лейтенант (1942). Краснохолмск хәрби пехота училищесен тәмамлый (1942). 1942 елдан Бөек Ватан сугышы фронтларында, 1348 нче укчылар полкы взвод командиры (48 нче армиянең 399 нчы укчылар дивизиясе). Брянск, Үзәк, 1 нче, 2 нче һәм 3 нче Белоруссия фронтлары гаскәрләре составында Курск шәһәрен (1943), Украина, Белоруссия, Польшаны азат итү сугышларында катнаша. 1944 елның 3-4 сентябрендә Остров-Мазовецки (Польша) шәһәре янында барган сугышта батырлык күрсәтә. Карнево посёлогы тирәсендәге сугышта һәлак була. Ленин, Кызыл Йолдыз орденнары, медальләр белән бүләкләнә.
Әдәбият: Батырлар китабы - Книга Героев. К., 2000; Рассказы о героях. Челябинск, 1971; Оренбуржцы в боях за родину. Челябинск, 1978.