Әхмәтҗанов Рәшит 1925 елда Иске Кәшер авылында туган. Бөек Ватан сугышы башлангач гади солдат булып сугышка китә. 1944 елда 2 нче Белоруссия фронтының 1737 полкында, 1945 елда Белоруссия фронтының 1212 полкында хезмәт иткән. Сугыш елларында күрсәткән батырлыклары өчен “Батырлык өчен”, “Германияне җиңгән өчен” медальләре белән бүләкләнә.
Ике тапкыр яралана. Беренчесе – 1944 елның 22 июнендә Латвия җирендә, икенчесе – Берлин шәһәрендә.
Иң истәлекле вакыйга булып Германия җиренә аяк басу хәтеренә уелып кала.