1925 елның 28 сентябрендә Яңа Байсарда туа, шунда яши. 1943 елны 18 яшендә яуга китэ Сослангер лагереннан соң Балтика буе фронтына җибәрелә. Җиңү таңын да биредә-Көнчыгыш Пруссиядә каршылый. 1945 елның 23 нояберендә сугыштан кайта, II группа инвалид, 3тапкры яралана, контузия ала. Ике "Батырлык өчен", "Сугышчан хезмәтләре өчен" "1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышындагы Германияне җиңгән өчен" һәм юбилей медальләре, II дәрәҗә Ватан сугышы ордены белән бүләкләнә. Сугыштан соң да1942 елда башланган хезмәтен дәвам итә, 1996 елга кадәр комбайнчы булып эшли,71 яшьен кырда билгеләп үтә, лаеклы ялга чыга. 1971 елның 8 апрелендә Хезмәт Кызыл Байрагы ордены,В.И.Ленинның 100 еллык юбилей (1970) һәм "Хезмәт ветераны" медальләре белән бүләкләнә.
Хатыны Сәгыйдә белән 3 бала тәрбияләп үстерәләр.