“1935 елның 25 январендә Ютазы районы Ак-чишмә авылында тудым. Әти- Хөснуллин Мөҗәһит Хөснулла улы сугышка 1941 елның 15 августында китте. Миңа ул вакытта 6 яшь иде. Без 4 бала ятим калдык.
Әниләр урманда агач кисүдә эшлиләр . Әнине без күрмибез, иртән караңгыда китәләр, кич караңгыда кайталар. Без 4 бала үзебез генә, мин балаларны мичкә куеп киткән чуендагы бәрәңге белән кабак ашатам. Кече энем әти сугышка киткәч туды. Мин, әни алып кайткан ботакларны, тук-тук кискәләп, мичкә ягарга әзерләп куям, әни төнлә мич ягып өйне җылыта. Әтинең “ без вести пропал” дигән язуы гына килде. Соңгы хатында Ленинград янында бер зур суны кичәсе бар, бомбить итәләр немецлар, төне-көне буе, бүген бар, иртәгә юк без, дип язган хаты килгән иде, шуннан соң юк. Без җәй буе басуда чүп утауда эшләдек, иртә кич уфалла арбасы белән үзебезнең утау чүпләрен, үлән йолкып кайттык, сыерны ничек тә асрарга тырыштык. Урманнан чыбык- чабык җыеп кайттык. Минем бала-чагым да, яшьлегем дә булмады, нужа куып. 1954 елның октябрендә армия сафларына алдылар. Владивостокта хезмәт иттем, 3ел. Хезмәт итеп кайткач, Бәйрәкә авылында трактористлар курсында укып, 25ел колхозда эшләдем, җир сөреп, иген үстердем. Бер кочак мактау грамоталары белән безне бүләкләделәр. Без ул вакытта кара җир өстеннән, смена килмичә, чыкмый идек. Смена килмәсә, 24 сәгать эшләгән чаклар да булды. Без коммунизмга баручы, патриотлар идек. Олыгая башлагач, сәламәтлек китә башлагач, тракторны калдырып, фермада эшли башладым. Терлекче булып, 20 ел эшләп, 1995 елны лаеклы ялга чыктым. 1960 елны Ташкичү кызы Идрисова Гасима белән өйләнешеп, тормыш кордык. 55 ел бергә яшибез. 3 кыз үстердек, алар үсеп үзләренең тормышларын кордылар”.