“Мин сугыш чоры баласы, туганмын 1940 елның 8 маенда Ютазы районы Ташкичү авылында. Әти, Идрисов Нух Ильяс улы 1939 нче елның декабрендә армия хезмәтенә алынганда, мин тумыйча калганмын. Аннан Бөек Ватан сугышы башланган, шулай итеп, мин әтине 1947елны гына күрдем. Ул ярасы авыру булып кайтты. Кайткач озак тормады, үлде.
Мин сугыш вакытында сабый бала гына булгач, ниләр булганын хәтерләмим, әмма сугыштан соңгы авырлыкларны бик күп күрдем.
1947елны 1 нче класска укырга кердем. Без балаларны шул вакыттан эшләтә башладылар. Басуда башак җыярга йөрткәнне истә калган. Җәйге каникулларда без басудан чүп утаудан кайтып кермәдек. Яшелчә бакчасында чүп утаудан бер көн дә калдырмадылар. 6 нчы класстан соң каникул вакытында идарәне җыештырдым. Иртүк ачып кич сәг11гә ябып кайта идем, председатель нарядны биреп бетергәч. Көне буе урам буйлап кеше җыям идарәгә, я кем эшкә бармаган, я налог агенты чакыра, налог җыярга, заемга язылырга, колхозда эшләгәнгә көнгә 1 таяк язалар. Минем әти исән вакыт, санга бар, авыру, исәпкә юк. Әтисе исән балаларга елга 150 сум түләп укырга кирәк, каян аласың 150 сум акчаны. Бәрәңге, суган саткан акчага әтигә дару кирәк. Отличнога укысам да, бик укыйсы килсәм дә, укый алмадым, гомер буе уфтанып яшәдем. Колхоз 1 тиен акча да бирми, ә таякка, икмәк булса, көз көнне икмәк бирәләр. Әти әйтә торган иде “ Их, үлгән булсам сугышта, сезгә пособие биргән булырлар иде” дип. Шуннан эшләргә дә эшләргә. Фермада эшли башладым, сыер савучы булып. 3 ел эшләдем. Аннан соң 1960елны Ак- чишмә авылы егетенә тормышка чыктым. Анда тагын 3 ел сыер саудым, Салкын- чишмә фермасына җәяү йөреп. 1965 елны Ак-чишмә авылындагы кибеттә сатучы булып эшли башладым, шуннан соң 30 ел сатучы булып эшләп, 1995 елда лаеклы ялга чыктым. Тормыш иптәшем белән 3 кыз үстердек. Алар барысы да үз тормышларын кордылар. Зурысы- геолог. Себердә эшли. Икесе Актүбә поселогында эшләп яшәп яталар. Аларның ярдәмен күреп куанып яшибез.Бабаем белән бергә 55 ел яшәп ятабыз. Аллаһы, безгә тигезлек белән сәламәтлек бир!”