Хәрби разведка полковнигы.
Якташыбыз Әшраф Хәким (Хәкимҗан) улы Галимов 1905 елның 10 апрелендә Кукмара районы Түбән Казаклар авылында туа. 1922 елдан Кызыл Армия сафларында: Төркестан фронтында, Урта Азия һәм Кавказ хәрби округларында хезмәт итә. 1925-1931 елларда басмачыларга каршы сугыша. 1932 елда экстрен рәвештә тулы хәрби мәктәп, 1933 елда кавалерия команда составын камилләштерү курслары тәмамлый. 1934 елда аның Төньяк Кавказ хәрби округының Разведка бүлеге штабы каршындагы махсус курсларда укый. Фарсы телен өйрәнә. 1934-1935 елларда – 4нче Төрекмән тау кавалерия дивизиясе штабында 1 нче часть башлыгы ярдәмчесе. 1935 елның гыйнварыннан 1937 нче елның февраленә кадәр Урта Азия хәрби округы штабының Гасан-Күлдәге беренче санлы чик буе разведка пункты башлыгы ярдәмчесе вазыйфаларын башкара, ә аннары 1938 елныә октябренә чаклы шул пункт башлыгы булып хезмәт итә. 1938-1941 елларда Термезда урнашкан бишенче санлы чик буе разведка пункты һәм Урта Азия хәрби округы штабының Разведка бүлегеендә 1 нче бүлек башлыгы вазыйфаларын башкарган майор Әшраф Галимов 1941 елның июненнән Кызыл Армия генштабының Югары махсус мәктәбе тыңлаучысы. Генштаб мәктәбен тәмамлагач, 1942 нче елның июненнән – Урта Азия хәрби округы штабының Разведка бүлеге башлыгы урынбасары. 1935 елдан башлап хәрби разведкада хезмәт итүче якташыбызга 1942 нче елда подполковник чины бирелә һәм ул шул елның сентябреннән 3нче Резерв армиясенең Разведка бүлеге башлыгы булып хезмәт итә башлый. 1943 нче елда әлеге армия базасында 2 нче танк армиясе оеша һәм фронтка озатыла. Бөтен армия разведкасы белән җитәкчелек иткән Әшраф Хәким улы Орлов – Курск юнәлешендә барган сугыш хәрәкәтләрендә һәм Дмитриев – Севск, Чернигов – Препять, Корсунь – Шевченко, Уман – Боташанск, Люблен – Брест һөҗүм операцияләрендә катнаша, гел алгы сызыкта була. 1943 елның гыйнварыннан Брянск, Үзәк, Беренче Украина, Икенче Украина һәм беренче Белоруссия фронтлары составында сугыш хәрәкәтләрендә дошманга каршы көрәшүдә саллы өлеш керткән икенче танк армиясенең штаб башлыгы урынбасары – Разведка бүлеге башлыгы Әшраф Галимовка 1943 елның 15 декабрендә полковник чины бирелә.
Әшраф Галимов 1970 елда вафат була. Ул Ташкент шәһәрендә җирләнә.
1918-1945 елларда хәрби разведкада зур дәрәҗәләр биләгән ифицерларга һәм генералларга багышлап Мәскәүдә нәшер ителгән “Хәрби разведка энциклопедиясе” хезмәтендә Кукмара районыннан да бер каһарман милләттәшебез дә кертелгән. Ул – Бөек Ватан сугышында икенче танк армиясенең бөтен разведкасы белән җитәкчелек итеп үзен данга күмгән Кызыл Армия Генштабының Хәрби разведка идарәсе (ГРУ) полковнигы Әшраф Хәким (Хәкимҗан) улы Галимов.
Каһарман милләттәшебезнең иң авыр вакытларда да югалып калмавы, үз вазыйфасын белеп башкаруы, шәхси батырлыгы белән хезмәттәшләренең һәм командирларының ихтирамын казануы аерым игътибарга лаек. 1943 нче елның 25 июлендә 2 нче танк армиясенең штаб башлыгы генерал-майор Григорий Прейсман, бер үк вакытта үзенең урынбасары да булып торган подполковник Әшраф Хәким (Хәкимҗан) улы Галимовны Кызыл Йолдыз орденына тәкъдим итеп тутырылган “Бүләкләү документы”на кул куя. Документта бирелгән характеристикада Армиянең бөтен разведкасы белән җитәкчелек итүче якташыбызның Дмитриев-Севск операциясен тормышка ашырганда командованиегә дошман турында даими рәвештә җентекле мәгълүмат җиткереп торуы һәм аның дисциплиналы, инициативалы, үз кул астындагыларга карата таләпчән булуы, бирелгән барлык боерыкларны җиренң җиткереп башкаруы ассызыклана. Әмма армиянең Хәрби советы подполковник Галимовны югарырак дәрәҗәдәге бүләккә-беренче дәрәҗә Ватан сугышы орденына лаек дип таба. Бу турыдагы документны раслап кул куючылар-армия командующие танк гаскәрләре генерал лейтенанты Алексей Родин һәм Хәрби совет әгъзасы генерал-майор Пётр Латышев. Тәкъдим үзәктә дә хуплана. Шул җәһәттән документта фронтның Бронетехника һәм механикалаштырылган гаскәрләре командующие генерал-майор Григорий Орёлның да имзасы бар.
1944 елның мартында Кызыл Байрак орденына тәкъдим итеп тутырылган “Бүләкләү документы”ннан өземтә:“Икенче танк армиясе штабының разведка буенча урынбасары полковник Галимов шактый күп вакытын ярдәмчел идарә пунктларында үткәрә. Уман өчен барган сугышлар вакытында беренчеләрдән булып, алдагы танкта шәһәр урамнарына бәреп керә. 1944 елның 11 мартыннан 12 сенә каршы төндә, алгы частьларда чигенүче дошманны танкта эзәрлекләп барганда Жулиянка янында һәм Буг елгасы кичүе өчен алманнарның үзләреннән өстен көчләре белән бәрелешә. Бу сугышлар барышында дошман җиңелә һәм безнең гаскәрләр кичүне үз кулларна төшерә. Ул Бугның уң ярына разведка оештыра һәм дошман турында төгәл мәгълуматлар туплый. Ямполь каласына һөҗүм барышында командование полковник Галимовка Днестр елгасындагы кичүне кулга төшерү һәм армия частьларын елганың икенче ягына чыгуларын тәэмин итү бурычы куя. Иптәш Галимов елганың уң ярына разведка подразделениеләрен чыгарып плацдарм яулый һәм частьларының елга аша кичүләрен тәэмин итеп куелган бурычны ути”.
1944 елның ноябрь аенда 2 нче танк армиясенә “гвардия” исеме бирелә, ә армия әитәкчелеге когортасында сигезенче урынны биләгән полковник Әшраф Галимов тагын бер Кызыл байрак ордены белән бүләкләнә һәм Урта Азия хәрби округы штабында Разведка идарәсе башлыгының агентура разведкасы буенча урынбасары итеп билгеләнә. 1945 елның июлендә Урта Азия хәрби округы таратыла һәм аның гаскәрләре Төркестан һәм Дала хәрби округларына күчерелә. ГРУ полковнигы Әшраф Галимов Төркестан хәрби округында шул ук вазыйфасын башкаруын дәвам итә. 1947 елның маеннан ул – Генштабның Баш разведка идарәсендә. Ике Кызыл Байрак (28.03.1944 һәм 03.11.1944), I дәрәҗә Ватан сугышы (30.07.1943) орденнары һәм хәрби медальләр кавалеры, 1948 елның соңгы аеннан запаста.
(Рәис Зарипов, Яр Чаллы)
Материал “Хезмәт даны” газетасының 2017 нче елның 8 декабрендәге №92 саныннан алынды.