Хәсәнова Тәгъзимә Мөгъли кызы 1929нчы елның 10нчы ноябрендә туа.Тәгъзимә апалар гаиләдә 7 бала үсә. Бер абыйсы сугышта катнаша.
1936нчы елда Өчиле башлангыч мәктәбенең1нче сыйныфына укырга керә. Анда ул 4 класс белем ала. Ә 5-7нче классларны Югары Утар авылы мәктәбенә йөреп укый. Бала чагы, яшьлек еллары авыр сугыш еллрына туры килгәч, ул югары белем ала алмый.
Колхозда көлтә бәйләүдә эшли башлаганда Тәгъзимә апага 12 генә яшь була. Ә эшләгән өчен балаларга көнбагыш бирә торган булганнар. “Шул көнбагышка алданып эшли торган идек”, дип искә ала ул елларны Тәгъзимә апа.
Урман кисәргә яше тулмагач алмыйлар аны. Үсә төшкәч ындырда эшли башлый, анда эшләгән өчен көн саен 400 грамм ипи бирә торган булганнар. Ындырда эшләгәннән соң 9 ел ат караучы булып эшли, бу эштә ул кияүгә чыкканчы хезмәт куя.
1955нче елда Өчиле авылы егете Мөхтәбәргә кияүгә чыга. Ул алдынгы механизатор була. Ләкин аларга бергәләшеп озак яшәргә язмаган була. Мөхтәбәр абый 30 яшендә үлеп китә. Тәгъзимә апа 4 бала һәм олы яшьтәге кайнанасы белән ялгыз кала. Кайнанасын 12 ел тәрбияләп соңгы юлга озата.
Тәгъзимә апаның медальлләре дә бик күп:
- Озак еллар намуслы хезмәте өчен
- Бөек Ватан сугышында җиңүнең 50 еллыгына – 1945-1995
- Бөек Ватан сугышында җиңүнең 55 еллыгына – 1945-2000
- Бөек Ватан сугышында җиңүнең 60 еллыгына – 1945-2005
- Бөек Ватан сугышында җиңүнең 65 еллыгына – 1945-2010
- Бөек Ватан сугышында җиңүнең 70 еллыгына – 1945-2015
Тәгъзимә апа күрсәткән батырлыклар өчен бирелгән әлеге медальлләр
һәрберебезнең күңелендә якты маяк булып балкыйлар. Һәм әлеге медальлләрнең тарихы озын-озак гомерләргә якты бер истәлек булып сакланып калсын иде.
Хәзерге вакытта Тәгъзимә апа Өчиле авылында олы кызы Зөлфая тәрбиясендә яши.
Тәгъзимә апа бик күп авырлыклар күрүгә дә карамастан, үзенең күңел күтәренкелеген югалтмый. Ул үзенең 4 баласына олы киңәшче һәм таяныч булып гомер кичерә.