Хәсәншин Әхәт Хәсәнша улы 1925 нче елда Тымытык авылында туган. Гаиләдә бердән-бер бала була. Сугышка 1943 нче елда китә рядовой, Брянск юнәлешендә 449 нчы укчы полк составында сугышкан, 1944 нче елда аягы яраланып сугыштан кайта. 1960 нчы елда Түбән Сукаеш авылына күчәләр. “Тырыш” колхозында агроном, бригадир булып эшли. Тормыш иптәше белән 4 бала тәрбияләп үстерәләр. 1990 нчы елда лаеклы ялга чыга. 2 нче группа сугыш инвалиды, II дәрәҗә Ватан сугышы ордены һәм юбилей медальләре белән бүләкләнгән.