Әхтәмов Гәрәй Әхтәм улы 1923 елда туган.1941 елның 12 декабрендә хәрби хезмәткә чакырыла.Башта Казанда,аннан Ижевскийда хәрби әзерлек уза.
1942 елның 19 маенда Мәскәудән ерак түгел Орел өлкәсе Мценский районында оборонада торучы Брянск фронтына караган 3нче удар армия,269 укчы дивизия составындагы 497нче 122 мм артилерия полкының 8 батарея частендә сугыша башлый. Бу полк бер ел буе оборона сугышлары алып бара.1943 елда Кызыл Армия hәм немец армиясе дә hөҗүмгә әзерләнә.Немецлар 5 көнгә алданрак hөҗүм башлыйлар hәм беркадәр уңышка ирешәләр.Өч армияне чолганышка алалар ,әмма ул тиз өзелә ,безнең гаскәрләр hөҗүмгә күчә .Орел,Карачев,Брянск,Стародуб,Гомель,Рогачев,Бобруйск,Минск,Белосток шәhәрләрен азат итеп Польша җирендә азатлык көрәше алып баралар.Аннан Көнчыгыш Пруссигә керә.Германиянең Вормдит,Мельзак,Браусберг шәhәрләре,Кенигсберг шәhәрен штурмлауда катнаша.Аннан Польша аша Германиянең Франкфурт шәhәрен алуда катнаша.Җиңү көнен Берлиннан 120 км көьяк көнбатышта Эльба елгасы буендагы Бург шәhәрендә каршылый.Орел шәhәрен штурмлауда катнашкан өчен "За отвагу",Белосток шәhәре өчен "Кызыл Йолдыз ордены,Кенигсберг өчен"II дәрәҗә Ватан сугышы"ордены hәм өч медаль ала .1947 елның 10 апрелендә демобилизацияләнә .Озак еллар туган авылында агроном булып эшли.Тормыш иптәше укытучы булып эшләүче Оркыя апа белән өчкыз hәм бер ул тәрбияләп үстерәләр.