Ибраһим Хәертдин улы Хәйретдинов – сугыш юлларын узган ветераныбыз. Ул Теләнче Тамак авылында комбайнчы булып эшләгән. 1944 елның февралендә армия сафларына алганнар. Ярты ел Уфа шәһәре янында запастагы полкта хәрби өйрәнүләр үткән. Кече сержант званиесендә шул елның октябрендә сугышка кергән. 82 миллиметрлы миномет расчеты командиры итеп билгелиләр аны. I Украина фронтында сугыш чирканчыгы алган, каты бәрелешләрдә катнашкан. 1945 елның мартында, Берлинга 90 километр кала, снаряд кыйпылчыгы тиеп яралана ул. Тамбов өлкәсенең Моршанск шәһәрендә бик озак дәвалаганнан соң II группа инвалид булып туган авылына кайта.
Сугышта күрсәткән батырлыклары өчен Ибраһим Хәйретдинов I Дәрәҗә Ватан сугышы ордены белән бүләкләнә.
Бөек Ватан сугышы ветераны Ибраһим ага бүгенге көндә авылыбызда кызы һәм улы тәрбиясендә яши.