1927 елның 6 февралендә Иске Баллыкүл авылында туган.12 яшеннән үзләренең "Якты куль”колхозында ат җигеп эшли башлый.1943 елның 6 ноябрендә фронтка чакырыла. 6 ай Суслонгер лагеренда иза чигә. 1944 елның 5 маенда Икенче Белоруссия фронтына фашистлар тарафыннан җимерелеп беткән Смоленск шәһәренә китерелә. Шунда бераз вакыт әзерлек резервында торганнан соң, Минск юнәлешендәге сугышларда катнаша. Каты яраланып, 4 ай Рязань госпиталендә дәвалана. Аннан яңадан фронтка җибәрелеп, Икенче Балтик буе фронтында минометчылар дивизионында төзәтүче-корректировкалаучы булып хезмәт итә.
1945 елның 9 февралендә каты сугышлар вакытында Габдулланың уң аягы тездән түбән өзелә, сулы да каты җәрәхәт ала. Төрле госпитальләрдә озак дәваланганнан соң,1945 елның 22 июлендә авылына кайта.
“Сугышчан хезмәтләре өчен” медаленә лаек булган. Авылда ачлык, ялангачлык. Габдулла озак еллар колхозда кладовойчы һәм авыл кибетендә сатучы булып эшли.
Һич тә яшәү-туену мөмкинлеге калмагач, ул район үзәгенә социаль тәэминат бүлегенә килә. Аңа, инвалид булуын исәпкә алып,4 кг арыш алуга язу язып бирәләр.
“Ватан өчен !” китабыннан 2005 г.