Хәйруллин Хөснимәрдән Миннехан улы
1924 елның 14 маенда Сарман авылында туган. 1942 елны армия хезмәтенә чакырыла. Бөек Ватан сугышында 1943 елның 2 сентябреннән 1944 елның 15 октябренә кадәр катнаша. 1945 елның 6 апрелендә туган ягына кайта. I дәрәҗә Бөек Ватан сугышы ордены һәм юбилей медальләр белән бүләкләнә. 2000 елның 20 августында Сарман авылында вафат.