Хәйруллин Лотфулла Хәйрулла улы 1905 елның 7 мартында Чураш авылында туган. 1941 елның июлендә Ворошилов районы военкоматыннан фронтка китә. Орел-Курск юнәлешендә сугышта яраланып, Новосибирск шәһәрендә госпитальдә ята. Яңадан сафка басып, Сталинград фронтына җибәрелә. 1942 елда каты яраланып 3 группа инвалид булып авылга кайта. 1942-1952 елларда Карашай-Саклау а/с рәисе, аннан соң сельпо рәисе булып эшли. 1992 елда вафат була. Хәтер китабында 1941 елда үлгән дип бирелгән.