Хәйруллин Солтангали Хәйрулла улы
1902 елның 10 июнендә Сарман авылында туган.1928 елга кадәр үз хужалыгында эшли. 1928-1930 елларда 2 нче участок халык судында эш башкаручы була. 1938-1940 елларда ВКП (б) район комитетының өченче секретаре. 1940-1941 елларда район Советы башкарма комитеты рәисе. Бөек Ватан сугышында катнаша. Аерым армиянең 512 нче пулеметчылар баталонында хезмәт итә һәм сугышларның берсендә хәбәрсез югала.