Ибраһимов Исмәгыйль Ибраһим улы 1919 елның 30 октябрендә Үргәгар авылында крестьян гайләсендә туган.
1937 елда Казан педагогия училищесын тәмамлап, Чуваш Кичүе мәктәбендә укыта.
1940 елда Кызыл Армия сафларына чакырыла. Бөек Ватан сугышын Армия сафында Украинаның Обруч шәһәрендә каршылый.
-Сугышның икенче көнендә үк безгә тере немецны күрергә насыйп булды, - дип искә ала Исмәгыйль бабай. - Безне бомбага тотканда бәреп төшерелгән самолетның очучысы иде ул.
1941-1942 елларда авиачастьтә хезмәт итә.
1942 елда, каты яраланып һәм контузия алып, госпитальдә ята. Дәваланудан соң пехотада хезмәт итә.
II дәрәҗә Бөек Ватан сугышы ордены һәм башка хөкүмәт бүләкләренә лаек булган.
1945 елда демобилизацияләнә һәм туган авылында, ә 1948-1992 елларда СССР ның башка төбәкләрендә укытучы булып эшли.
1993 елда туган якларына әйләнеп кайта һәм педагог эшчәнлеген дәвам итә. Шигырьләр дә иҗат итә.
“Ватан өчен!” китабыннан, 2005 ел.