Идиятуллин Масгут Идиятулла улы 1916 елда Алабуга өязе Күрәк волосте Камай авылында урта хәлле крестьян семьясында туа. Авылда 7 еллык мәктәпне бетергәннән соң колхозга эшкә керә. Ул колхозда 3 ел сарыклар көткән, ә кышын төрле эшләрне башкарган. Намуслы , эш сөючән булуы өчен аны барысы да үз итә. 1937 елда Мәсгүтне Совет Армиясенә хезмәткә чакыралар. Ул анда ветфельдшерлар курсын тәмамлый һәм 1940 елны авылга кире кайта. 1941 елның апрель аенда Мәсгут Идиатуллин яңадан Совет Армиясына чакырыла.
Бөек Ватан сугышының беренче көннәрннән үк ул фронтта. Аларның часте Смоленск янындагы чолганышта кала. Исән калган сугышчылар төркем-төркем булып көнчыгышка, үзебезнекеләр янына үтәргә тырышалар. Бер төркем иптешләре белән М. Идиятуллин , партизаннар отрядына юлыгалар һәм ике тапкыр Советлар Союзы герое булган А. Федоров исемендәге партизаннар отрядына кушылалар. Аны разведчиклар группасына билгелиләр. Мәсгүт үзен тиз арада курку белмәс сугышчы итеп таныта.
Анда партизан отряды командиры якташыбыз, нәсел тамыры шулай ук Камайдан булган Бәйрәмгали Халиуллин Анда партизан отряды командиры якташыбыз, нәсел тамыры шулай ук Камайдан булган Бәйрәмгали Халиуллин да була. Алар фашист отрядлары һәм украина нацианалистлары(бендерачылар) белән көрәш алып баралар.
Партизан отряды командиры Байрамгали Халиуллин Партизан отряды командиры Байрамгали Халиуллин
1944 елда , 11 кешедән торган разведчиклар отряды , хәрби заданиядән кайтып килгәндә, бандерачылар тарафыннан оештырылган засадага эләгә. Арада Мәсгут Идиятуллин да була. Тигезсез бәрелештә ул күп иптәшләрен югалта, әмма разведчиклар бирешмиләр! Бераздан патроннар бетә. Мәсгут , кулына соңгы гранатасын тотып , дошманга каршы чыгал. Бандерачылар аларга килеп җитү белән –шартлау тавышы ишетелә. Кыю разведчик дошманга бирелмим дип, һәм дошманнарны да юк итим дип –үз гомерен кызганмый, партизан 1944 елның көзендә һәләк була.
Сугыш беткәч, Мәсгут Идиятуллинның әтисен хәрби комиссариятка чакырып, улының хәрби бүләкләрен 1 һәм 2 дәрәҗәдәге Ватан сугышы , Кызыл Йолдыз орденнарын һәм медальләрен тапшыралар. Бу мизгелдә атаның күңелендә нинди хис булуын аңнарга була. 1972 нчы елда, Камайга отряд командиры Бәйрәмгали Халиуллин да килеп китә. Мәсгутнең ата-анасына отряд командиры килүе бик зур сөенеч тә, уллары өчен горурлык та була. Командиры аларга улларының ничек сугышуы, нәрсә өчен хәрби бүләкләр алуы турында бәйнә сөйләп бирә.
Мәсгутнең сугышчан дусты белән мәктәп балалры да очраша. Мәсгутнең сугышчан дусты белән мәктәп балалры да очраша.
Батыр авылдаш турында кызыксынып тыңладык дип сөйлиләр шул вакытта укыган пионерлар. Батыр авылдаш турында кызыксынып тыңладык дип сөйлиләр шул вакытта укыган пионерлар.
Йомгак Бөек Ватан сугышы тәмамлануга инде 65 ел вакыт үтте. Еллар үтүенә карамастан, Йомгак Бөек Ватан сугышы тәмамлануга инде 65 ел вакыт үтте. Еллар үтүенә карамастан, батырларның каһарманлыклары мәңге онытылмас. Чөнки, аларның көрәше, тырышлыгы , безгә-яш буынга үрнәк булып тора. Хәзерге вакытта да Камай халкы батыр улын хәтерли, хөрмәт итә. • “Партизан”колхозы дип авылның яртысына , Мәсгут Идиятуллинның батырлыгына дан булып торсын өчен аталган. Әле хәзердә, авыл элекечә “Батыр кул” ягы һәм “Партизан”ягына аерып йортелә. Без, Камай халкы, шундый каһарманыбыз булуы белән горурланабыз!