1923 елнын 8 сентябрендэ Азнакай районы Митрэй авылында туа. 1931 елдан авыл мэктэбендэ, аннан Эсэй мэктэбендэ укый. Ул чорлар очен хас булган мэктэптэ укуга тулэулэр, налог, заем тулэулэре булу сэбэпле, мэктэпне ташларга туры килэ.
1939 елнын козендэ Митрэй авылына кайтып, тегермэндэ эшли. Куп тэ утми колхоз идарэсе аны Сарман районында оештырылган районара Яшьлэр мэктэбенэ хисапчылар курсына укырга жибэрэ. 1940 елнын язында укып бетереп колхозга хисапчы булып кайта.
Военкомат хэрби хезмэткэ яраклы яшьлэрне хэрвакыт хэрби сборларга чакырып тора иде. 1942 елнын 23 мартында мина солдатка чакырыласын, дигэн кэгазъ бирделэр. Шулай ук авылда бергэ уйнап, укып йоргэн дустым Мохэммэдиев Эдипкэ дэ шул ук кэгазь килгэн. Бергэ китеп бардык. 26 мартта безне Богелмэдэн Кемерово олкэсе Ленинск – Кузнецк шэхэренэ хэрби училищега китереп урнаштырдылар. Бер атнадан сон солдат киемнэре кигереп фронтка теплушкаларга тояп озаттылар. Свердловск, Казан аркылы Харьков юнэлешенэ жибэрделэр. Купанск шэхэре янында бушаттылар хэм кораллар бирделэр. Шуннан башланып китте сугыш, - дип искэ ала З.Ильясов.
Алар тоне буе окоп казып, аны маскировкалап, торле – торле позиция алыштыралар хэм башка саклану эшлэре башкаралар. 1942 елнын 22 июнендэ сугыш башлануга 1 ел булган конне дивизия сугышка кереп китэ. Чолганышта калып пленга да элэгэлэр.
- 1945 елнын апрель азакларында Краков белэн Чехославакиянен Брно шэхэрлэре арасында узебезнен фронт гаскэрлэре килеп житеп, безне азат иттелэр. Безне киендерделэр хэм 1945 елнын 25 октябрендэ янадан присяга кабул иттем, служба башланды, - дип искэ ала ветеран.
1946 елнын азагында демобилизация турында Указ чыга. 1947 елнын март аенда гына аларга чират килеп житэ. Шулай итеп, 1942 елнын март аенда армиягэ алына.
1947 елнын 20 мартында туып ускэн жиренэ аяк баса.
Зиннур ага истэлеклэреннэн: «Туган авылымда 1 ел эшлэгэннэн сон авылга Свердловскийдан урман кисудэ эшлэгэн, балачакта бергэ уйнап ускэн Нажия исемле кыз кайтып тошэ. Шулай танышып, йорешеп ойлэнештек тэ, Свердловский якларына чыгып киттек. Мин авыл малае буларак, шэхэр тормышына кунегэ алмадым. 1950 елнын урталарында туган якка кайтып Ютазы районында эшлэдек. Туган жирем мине хэрвакыт узенэ тартып торды. Куп коч хэм тырышлыклар куеп Азнакайга кайтып ой сатып алып кердек.
З.Ш.Ильясов 1961 елны Азнакай ПАТПсына хисапчы булып эшкэ керэ. 25 ел хезмэт куеп 1986 елны лаеклы ялга чыга.