ИСАЕВ Алексей Петрович (1906, Казан губернасы, Зөя өязе Малый авылы - 22.1.1945, Будапешт шәһәре, Венгрия), Советлар Союзы Герое (28.4.1945, үлгәннән соң), сержант (1945). Колхозда эшли. 1941 елдан Кызыл Армия сафларында. 1943 тән Бөек Ватан сугышы фронтларында, 42 нче укчы полкның автоматчылар ротасында отделение командиры (46 нчы армиянең 180 нче укчы дивизиясе). Төньяк Кавказ, Көньяк-Көнбатыш фронтлар гаскәрләре составында Кавказ өчен барган сугышта (1943), Украина, Молдавия, Румыния, Болгария, Венгрияне азат итү сугышларында катнаша (1943-45). 1945 нең 22 гыйнварында Будапешт өчен барган сугышта батырлык күрсәтә: дошман пулемётын гәүдәсе белән каплап, үзенең подразделениесенә уңышлы һөҗүмне тәэмин итә. Ленин ордены, 2 нче дәрәҗә Ватан сугышы, Кызыл Йолдыз орденнары белән бүләкләнә. Туган авылы һәм Казан шәһәренең бер урамына Исаев исеме бирелгән.
Әдәбият: Батырлар китабы - Книга Героев. К., 2000; Ханин Л. Герои Советского Союза - сыны Татарии. К., 1963; Считать живыми. Киш., 1978; Бессмертные подвиги. М., 1980; Герои Советского Союза - наши земляки. К., 1984. Кн. 2.
М.З.Хәбибуллин.