ИСАМЕТОВА МӨБӘШИРӘ САЛИХ кызы.
-Мин Башкортстанньң Туймазы районы Өязы-тамак авылында 1933 елны туганмын. Безнең авыл бик матур hәм дә зур иде. Авылның уртасыннан инеш елгасы ага, ә көнбатыш ягыннан уралып-уралып Ык елгасы ага. Ык елгасының ике ягында да болын-әрәмә җәелеп ята иде. Печәнгә, җиләк-җимешләргә бик бай иде. Без шул Ык суында су кереп чыныгып устек дияр идем дә бит, үсәргә дә өлгермәдек, безне каты сугыш кайгысы басты. Миңа алты яшь вакытта 32 яшендә дүрт бала калдырып әниебез үлеп китте. Әтиебез ялгыз калды, ярый әле, 1940 елны өйләнеп өлгерде, без үги әниле булдык. Ә инде 1941 елның август аенда әниебез ике айлык баланы күкрәгенә кысып әтине сугышка озатты. Нинди герләп яшәгән халык, аяз көнне яшен суккан кебектынып калды.
Авылыбызда җидееллык мәктәп бар иде. Анда укыткан ир-егетләр дә балалар белән саубуллашып сугышка киттеләр. Шулай итеп миңа да 1941 елны 8 яшь тулды. Әти миңа, укырга барасың, кызым, диеп тактадан матур итеп сумка ясап биргән иде. Шул сумканы 7 ел буена саклап кына йөрттем. Әтиләр сугышка киткәндә, ат арбасына утырып урам буйлап җырлап узалар иде. Безнең әти дә капка төбенә басып, болай дип җырлады:
Без сугышка киткән чакта,
Авыл капкаларын япмагыз.
Минем балалар болай да ятим,
Ятим диеп, аларны какмагыз.
Авылыбызның бар кешесе - карты-яше hэм балалар колхоз эшенэ ябыштык. Сигез яшемнән шул 2-3 айлык баланы карау минем өскә төштә. Әни кайда эшләсә мин шунда булдым. Ул вакытта балаларга чүп утаган өчен ярты стакан он бирәләр иде. Көтү кугач, чыгып китә идек. Көтуү кайтканда - кайта идек. Көне буе ач килеш эшли идек, кайчан эчәргә су да булмый иде. Язын колхозга бәрәңге чәчә идек - шуның өчен безгә 5-6 данә күзәнәк бирәләр иде. Ә кез көне бәрәңге җыешкан өчен 3-4 бәрәңгә еләшәләр. Әй, шуңарга сөенә идек! Сыерны саклап калыр өчен, төннәрен бер кочак булса да печән йолкып әзерли идек. Миңа 9-10 яшь чагында, энекәшкә 7-8 яшь, аның белән бәләкәй арба белән корыган чыбыкларны учакка ягарга өзерли идек. Ә кышлыкка балтырган-кычыткан киптерәбез. Шул үләннәрне hэм азрак бәрәңге салып аш пешерэ идек. Самолет тавышы ишетсәк тә, куркып сарайга кача идек - өйгә бомба ташлыйлар диеп. Ә төннәрен сукыр лампа кабызырга да керосин булмагач, чыра яндыра идек. Өйне җылытырга утын да бик аз, салкын.
Әйе мин шагыйрь түгел, авылыбызның
6 яшьтән ятим калган бер кыз бала.
Кыз баланың ятимлектә күргәннәре,
Йерәгендә онытылмаслык булып пыскып яна.
Матур язлар җиткәч, җирләр кипкәч,
Йегереп йөрдек ялан тәпидән.
Агач яфракларын койган кебек,
Ятим калдык әти-әнидән.
Әти исән чакта без яшь идек,
Тормыш авырлыгын сизмәдек.
Әти сугышка киткәч, үги әни белән калгач,
Кая карарга да белмәдек….
Сугыш туктаганда миңа 12 яшь иде. “Сугыш бетте - без җиндек”, диеп бер егет атка атланып кычкырып йөрде. Ул вакытта безнең сөенгәнне бер Ходай гына белгәндер. Шул ук көнне колхоз рәисе чишмә буенда зур казан белән дары боткасы пешерерге боерык бирде. Иң беренче, безне - балаларны тезеп утыртып, туйганчы ботка ашаттылар. Аннары - картларны. Аннан инде - урта яшьтәгеләрне. Шуннан соң, тамак туйгач, бер егет гармун уйнап, бар халыкның күңелен күтәрде - бәйрәм иттек. Сугыштан соң авыр еллар бик күп булды. Икешәр километрга сузылган чиратлар бер буханка или өчен.
Тагын бер күргәннәрәмне язарга булдым. Безнең әтиләрнэ, сугышка җибәргәнче, Туймазыда Уку полигонында ничек сугышырга өйрәткәннәр. Кемдер бу турыда инәкәйгаә әйткән. Инәкәй ярты капчык сохари киптереп, бәләки арба тартып, җәяү 2-3 айлык бала hэм минем белән әткәйне эзләп Туймазыга киттек. Ул полигонны көчкә эзләп таптык, ченки ул Туймазыдан читтә иде. Яшь бала белән булгач, безне бәләкәй генә бүлмәгаә урнаштырдылар. Әткәй белән иртән генә очраштырдылар, бер-ничеә сәгатькә генә. Анда аларны бер ай өйрәтеп, сугышка җибәргәннәр. Ул Башкириянең атлы гвардиясене эләккән. Беренче сугыштан исән калган. Икенче сугыштан чыга алмаган. Без инде, әни дә булмагач, әти исән кайтыр дип өмет иткән идек, юк, булмады андый бәхет. Шулай итеп, 30 яшьлек үги әни белән дүрт бала калдык.
Монда, Баулыда, үземнэң әнинэң туганнары бар иде. Алар мине райпо ашханәсенә эшкә урнаштырдылар. Анда эшләгән вакытта 1953 елны кияүгә чыгып, ике малай үстердек. 55 ел гомер иттек. Иптәшем сугыш ветераны иде, 81 яшендә вафат булды. Бугенге көндә мин - “Вдова участника войны”, “Ветеран труда”, инвалид II группы. Шигырьләр язарга яратам hем терле кул эшләрен эшлим, чәчәкләр үстерәм. Ике улым, ике киленем, оныкларым, оныкчыкларым бар.
Эх картлыгым, картлыгым,
Картлыгыма сөенәмен,
Ул бит минем шатлыгым.
Ә, син картлыгым, нигэ син кирәк,
Баштан зиhенне алдың бигрәк.
Якты дэньяда тормыш иткәндә,
Яшьлек бит кирәк.
Усал син картлык - күзлек кидердең,
Матур яшьлеккә син күз тидерден.
Кулдан эш китте, йөрәк еш тибә,
Көтмә яшьлекне, кайтмый ул, дия.
Әкрен гене үткән шушы гомерем,
Күңел яфракларын җилкетә.
Уфтанмыймын яшьлек үтүэнә,
Бәхетле картлыкка ни җитә.