1902 елда Кәрәкәшле авылында крестьян гаиләсендә туган. Авыл мәдрәсәсендә 4 ел укый. Колхозлашу елларында колхозга керәләр. Равил ага 1941 елның августында сугышка китә. Смоленский өчен барган сугышларда катнаша. 1942 елның гыйнварь аенда “Батырларча һәлак булды” дигән хәбәре килә. Ул Смоленский өлкәсенең Щукина зиратында җирләнгән.