1927 елның 2 августында Кыркаентүбә авылында туа. 17 яшьтә, ягъни 1944 елның декаберендә сугышка китә.
1944 елның декаберендә сугышка китә. Саратов өлкәсендә хәрби әзерлек үтә.
1945 елның мартында Белоруссиягә җибәрелә. Июньдә Кытайга күчерәләр. Сугыштан соң Кемеров өлкәсендә, Иркутскида дүрт ел хәрби хезмәттә була. Туган авылына 1951 елда әйләнеп кайта. "Германияне җиңгән өчен" һәм юбилей медальләре белән бүләкләнә.
Җирлектәге күмәк хуҗалыкта төрле җаваплы эшләр башкара. II төркем инвалид. Хезмәттәге уңышлары өчен "Социалистик ярышта җиңүче", "Хезмәттәге батырлык өчен" билге,медаль һәм кәгазьләре белән бүләкләнә.
Хатыны Оркыя белән дүрт бала тәрбияләп үстерәләр.