Автобиография: “Исмагыйлов Шәйхизаман Исмагыйль улы 1898 нчы елда, ТАССР Ютазы районының Кәрәкәшле авылында туа. Ярлы крестьян гаиләсендә туганмын. Ундүрт яшькә кадәр әтием тәрбиясендә үстем һәм Кәрәкәшле авылында дүртъеллык мәктәпне тәмамладым . 1912 елда Бәйрәкә авылындагы Гобәйдия мәдрәсәсенә укырга кердем һәм анда өч ел укыдым.1915-1917 елларда туган авылым Кәрәкәшледә укытучы булып эшләдем, ә 117 елның маеннан 1918 елның февраленә кадәр беренче Бөтендөнья сугышында катнаштым. Демобилизацләнгән соң, янадан Кәрәкәшледә укытучылык эшен дәвам иттем. 1919 елны безнең якларны ак чехлар басып алдылар. Һәм мин башкалар белән бергә Бөгелмәгә киттем. Шушы ук елны большевиклар партиясенә кердем.1921 елның көзендә җитәкче сыйфатында Идел буе приютларының эвакуацияләнгән балалар белән Тулага күчеп килдем һәм 1922 елның җәенә кадәр шунда булдым. Аннан кайтканнан соң, 1929 елга кадәр туган авылымда укытучы булып эшләдем. Яңадан 1933 елны Казан пединститутның физика-маематика бүлекчәсен тәмамлап Азнакайга җибәрелдем.1935 елда урта мәктәп директоры булдым, дүрт елдан соң Кәрәкәшлегә кайттым һәм 1942 елга кадәр, фронтка киткәнче шунда эшләдем.”
Исмәгыйлов Шәихнең улы Марс истәлекләреннән :
” Россия Федерациясе Оборона министрлыгының Үзәк архивына күп тапкырлар язсам да, бер төрле җавап килде – ул 1944 елның декабрендә хәбәрсез югалган. Ниһаять, 2006 елның февралендә, Совет армиясенең мәңгегә югалган сержант һәм солдатлары исәпләүче документлар табылды. Әлеге документлардан билгеле булганча, 45 нче корпусның 157 нче укчылар дивизиясеннең 716-нчы укчылар полкы укчысы казылармияче Исмагыйлов Шәих Исмәгыйлович 1943 нче елның 25 декабрендә Витебск өлкәсенең Братково һәм Мятли авыллары янындагы сугышларда һәлак була.Безнең гаиләгә әлеге орден 1954 елны һәлак булу сәбәпләрен күрсәтелгән кушымтадан, ягъни бүләкләнү кәгазеннән башка тапшырылган иде. Анда болай язылган иде :”1943 елның 24 нче декабрендә Братков һәм Мятли авыллары районындагы сугышларда иптәш Исмәгыйләв Ш.И. танка каршы граната белән дошманның станоклы пулеметын юк итте. 1943 елның 25 декабрендә дошман контратакасы вакытында Исмәгыйлов Ш.И. ”Ура” кычкырып, сугышчыларны батырлыкка өндәп, беренчеләрдән булып атакага ташланды. Башта сугышчылар аның артыннан яуга ташландылар һәм контратака кире кайтарылды. Иптәш Исмәгыйлов бу сугышларда каһарманнарча һәлак булды.”
Улы Марсның архивтан алган материалларыннан:”45-нче укчылар корпусының 1944 елның 6 мартындагы приказында түбәндәгеләр билгеләп үтелгән: “СССР Югары Советы Президиумы исеменнән немец – фашист илбасарларына каршы сугышта командованиенең хәрби заданиеләрен үтәүдә үрнәк, каһарманлык һәм кыюлык күрсәткән 157 нче укчылар дивизиясеннең 716-нчы укчылар полкы укчысы казылармияче Исмагыйлов Шәих Исмәгыйловичны икенче дәрәҗә Ватан сугышы ордены белән бүләклим. ”Архив материалларының саргайган битләреннән актарып, мин тагын бер приказ таптым. Анда әтиемнең СССР Югары Президиумы исемннән “Батырлык өчен” медале белән бүләкләнуе турында язылган. Әлеге медаль аңа Смоленск өлкәсенең Костино авылы янындагы сугышларда, ягъни 1943 елның 12 августында дошман уты астында солдатлар атакага күтәрелгән, алар белән бергә немецларның окоп һәм дзотын алган,яуланган сызыкта калган вакытта күрсәткән батырлыгы өчен бирелгән.” .