Мин 1934 елның 11-нче декабрендә элекеге Ворошилов районы Кадрок дигән авылда торганда туганмын, хәзер ул Минзәлэ районы.
Сугыш башланганда әтәй налоговый агент булып эшли иде. 1943-нче елга кадәр аны бронь белән сугышка алмый тордылар. 1943-нче елның март аенда әтәйне сугышка алдылар, һәм энэй безне әтәйнең Минзәлэ районы Пизнач авылына алып кайтты. Без 5 бала идек. Әнәй белән апа колхоз эшенә китәләр иде, ә мин 3 бала белән: 6 яшьлек, 3 яшьлек ике әнем һәм яше тулмаган сеңлем белән өйдә хуҗа булып кала идем. Балаларны калдырып урманга менеп китә идем. Урман якын, урманга менеп балтырган, чыбык- чабык җыеп төшэ идем. Җирдә яткан агачларны кайырып куптарып капчыкка салып алып кайта идем, Өйдә балалар ничек торгандыр, анысын хәтерләмим. Апам белән икәү котомкалар тагып җуа, кузгалак җыя идек. «Уф алла» арбасы тартып җәй буе утын ташый идек. Кышка утыныбыз җитми иде, чана белән тагы урманга йөри идек. Ул «уф алла» чананы, арбаны бик күп тартырга туры килде миңа. Мин 1943-нче елны укырга кердем. Беренче сыйнывка барганда сеңлемне калдырырга кеше булмагач, мәктәпкә күтәреп алып барып укый идем. Минем кебек тагы бер кыз апаен күтәреп килә иде. Дәрес барганда икебез дә балаларны идәнгэ утыртып куя идек. Укытучыбыз хәлне аңлап бер суз дә ачуланып әйтми иде, киресенче, ярдәм итәргэ тора иде. 1945 елның башында әнәй безне Минзәләгә алып килде. Мин Минзәләдә 7 сыйныфны татар мәктәбендә бетердем. 1950 елда Минзәлә медучилищесына укырга кердем һәм аны 1953 елда тәмамлап юллама белән эшкә Баулыга килдем. Башта Тат. Тумбарлы авылында эшләдем, аннан Яңа-Чутигә җиберделәр, аннан Татар Димскәенә медпункт мөдире итеп җиберделәр. 1956-нчы елны Камалетдинов Ильдус Сруретдин улына тормышка чыгып Баулыда яшәп эшли башладым. Әле дә Баулыда яшибез бергәләп. 2015 елның 11-нче февралендә 59 ел булды бергә яшәвебезгә . 1 ул, 1 кыз устердек. Аларга югары белем алырга ярдәм иттек. Хәзерге көндә улыбызның да, кызыбызның да гаилңлңре бар. Безнең 4 оныгыбыз һәм 3 оныкчыкларыбыз бар.
Сугыш вакытындагы без күргән авырлыкларны сөйләп тә, язып та бетерерлек түгел.