Иске Бикчәнтәй авылында 1925 елның 21 февралендә туа. 18 яше тулганчы ук егетне 1943 елның 10 гыйнварында сугышка җибәрәләр.
133 нче укчы батальонда, Сталинград сугышында катнаша. Ерак Көнчыгышның Амур шәһәрендә дә була, япон сугышында да катнаша. Өлкән сержант. 1945 елдан соң 1948 елга кадәр хәрби хезмәтен дәвам итә. Яз көнендә туган ягына кайта.
Хезмәт биографиясе "Игенче" хуҗалыгы белән бәйле. Баштагы мәлне төрле эшләрдә катнаша. 1953-1960 елларда кырчылык бригадасы бригадиры, 1960-1962 елларда комплекслы бригаданың бригадир ярдәмчесе, 1962-1967 елларда комплекслы бригада бригадиры, 1967 елда ферма мөдире вазифаларына алына. 1967 елның 20 мартыннан Әтәс авыл Советы рәисе. Ә 1985 елда лаеклы ялга "Игенче" хуҗалыгыннан чыга.
Хатыны Нәкыя Зыязетдин кызы вафат. 3 уллары, 2 кызлары бар.