Кызыл Мишә авылының Шәкүр белән Мөхипҗамал гаиләсендә беренче бала булып, 1923 елның 3 нче октябрендә Минҗиһан исемле кыз дөньяга килә. Әтисе оста итек басучы була һәм, көз айлары якынлашкач, бер төркем ир-атлар Башкортстан якларына итек басарга чыгып китә торган булалар. Ә әнисе колхозда төрле эшләрдә эшли. Шулай ук әнисе, укымаса да, мал табибы буларак, кешеләргә ярдәм итә. “Әнинең яңадан ике энекәше була : берсе Миннәхмәт, икенчесе Нурәхмәт. Нурәхмәт Ерак әби ( без әнинең әнисен шулай атый идек) эштә вакытта казандагы эссе суга пешә һәм шуннан терелә алмыйча үлә. Энесенең азаплануы йөрәгенә тиеп калгангадыр инде, безгә гел” пешә күрмәгез” дип кисәтеп килде. Аларның өйләре, елга аша чыгып, тау башына салынган була. Аннан алар авыл уртасына күченәләр, ләкин алар алган йорт гел су эчендә утыру аркасында, киредән элекке урыннарына кайталар. Әнинең әтисе, Башкортстан якларында итек басканда, үпкәсенә салкын тидереп кайта һәм авылга кайткач, анннан терелә алмый. Шулай итеп, тормышның бөтен авырлыгы өлкән бала булган әни җилкәсенә төшә. Ерак әби белән икесе тау башы урамында йорт җиткереп чыгалар. Нинди генә авыр вакытлар булса да, әни Тимершык мәктәбендә 7 класс белем ала. Математика фәнен бик яратып укый. Гомеренең ин гүзәл вакыты - 17 яшь тула. Матур хыяллар дөньясында очынып йори ул. Ләкин, бөтен хыялларны жимереп, сугыш башлана ...... Әнине һәм тагын авылдан берничә кызны Киров якларына урман кисәргә җибәрәләр. Ана нибары 17 яшь була.... Аларны квартирага бер бабайларга урнаштыралар. Квартира хуҗалары акыллы кешеләр була. Алар әнине ач итмәскә тырышалар. ”Ул кискән агачларны ат арбасына төяп, тимер юл станциясенә чыгара идек һәм вагоннарга төйи идек. Аяктагы чалма белән чабата юешләнеп бетә, үтереп тамак ача. Ничек суык тимәгән”, -дип, гел безгә сөйли иде хәтере яхшы вакытта. Урман кисү туктаганнан соң, авылда берничә ел фермада эшли, 18 сыер сава. Әни эшкә бик батыр, тырыш була. Шуңа күрәдер инде бераздан аңа атлар карарга кушалар. Әнинең бөтен яшьлеге авыр хезмәт белән үтә. Сугыш беткән көн ин бәхетле көн була... 1956 елда әнине димләп, Юлбат авылының Сәетгали исемле кешегә кияүгә бирәләр. Әни, әтигә кияүгә чыккач кына, авыр хезмәттән бераз арындым дип шатлана, чөнки монда килгәч, аңа ирләр эшен башкарырга туры килми. Әтиләр гаиләсе, бай булмаса да, ныклы тормыш белән яшәгәннәр. Әни төп йорт килене була. Алар башта әби, бабай, әтинең 3 ир туганы бергә яшиләр. Әни бик тырыш, чиста, пөхтә була, тәртипне ярата, кичләрен оекбашлар, бияләйләр бәйли, абзар тутырып мал асырыйлар. Нинди генә эштә эшләсә дә, эшен ахырына кадәр башкарып чыга белә. Кияүгә чыккач, әни төрле эштә хезмәт куя: басуда кар тоту, салам өю, көлтә бәйләү, кишер, чөгендер, бәрәңге басуларында , яшелчәчелектә, ындыр табагында эшләү белән бергә, 3 бала – бер кыз, ике малай тәрбияләп үстерәләр. Аларга югары белем биреп, гаилә корып җибәрергә ярдәм итәләр. Хәзерге вакытта әни улы Васил һәм килене Гөлсинә тәрбиясендә хөрмәттә яши. Әни, энем Васил, киленебез Гөлсинә төп нигезне тотып, туганнарны барлап торалар. ”Ярый әле үзем генә яшәмим, “- дип һәр көненә шөкер итә әни. Сугыш елларындагы хезмәтләре өчен хөкүмәтебез әнине сугыш бетүнең 45, 50, 60, 70 еллыгына, 1993 елда “1941-45 еллардагы батыр хезмәте өчен” медальләре белән бүләкләде. Гомумән, бу чор балаларын нинди генә бүләкләр белән бәяләсәк тә бәяләп бетереп булмас иде. Алардагы сабырлык, тырышлык, түземлек, хезмәт сөючәнлек Аллаһа тәгалә тарафыннан бирелгән байлыктыр ул. Кызы Сәлимә апа сөйләгәннәрдән.