Корбанов Габдулла Корбангали улы 1914-нче улның мартында Татарстанның Дөбъяз районы Өбрә авылында туа. Сугыш башланганын Бөгелмә юлында ишетә. Габдулла Корбангали улы Бөек Ватан сугышына 1941-нче елның 17 сентябрендә китә. Башта Оренбург олкәсе Бузулуг шәһәрендә хәрби өйрәнүләр үтә. Шуннан соң аны 348-нче укчы дивизиясенең 1174-нче укчы полкның, 4-нче ротаның 2 батальонының составында Смоленск фронтына җибәрәләр.
1935-нче елларда инде ул Казан шәһәрендә хезмәт иткән вакытта, аңа ат белән йорергә туры килә. Сугышта да аңа ат бирелә. 1941-нче елның 7-нче ноябрендә хәрби ант кабул итә. 1941-нче елның 6-нче декабрендә Мәскәү астында Клин юнәлешендә шушы дивизия составында сугышка керә һәм аның кулы яралана. Ул Собинка шәһәрендә 1 айда 17 көн госпитальда ята. Госпитальдән чыккач, шул ук фронтка кайта. 13 коннән аягы яралана.
Яралы Габдулланы Мәскәүгә озаталар, аннан Казанга. 1942-нче елның 20-нче февралендә ул Казанга кайта. Казан госпитальләрендә урын булмагач, Красноярга алып китәләр. Анда да урын булмагач, Канск шәһәренә алып китәләр. Бу шәһәр госпиталендә 4 ай да 17 көн ята. Госпитальдән 6 айга авылга кайта.
1943-нче елда яңадан фронтка китә. Салангяр шәһәрендә 26 көн өйрәнүләр үтә. Шул вакытта бомбежкага эләгә һәм уң кулы яралана. Аны Казанга госпитальга кайтаралар. 1943-нче елның җәендә туган авылына кайта. “Тырыш” колхозында колхозчы булып эшли. 1981-нче елның 21-нче апрелендә вафат була. Өбрә авылында җирләнгән.