Котлыбаев Кашаф Галәветдин улы
Котлыбаев Кашаф Гәләветдин улы 1916 елның 27 апрелендә Башкортстанның Кырмыскалы районы Биштәкә авылында туа. Авылда 7 сыйныф тәмамлап, 1934-37 елларда Уфада икътисад техникумында укый. 1937 елның 1 октябрендә Кызыл Армия сафларына алына. Полк мәктәбен һәм Киев хәрби политик училищесын тәмамлагач, 1941 елның 22 июненнән илне илбасарлардан саклаучылар сафына баса. Ул Калинин фронтында эскадрон командиры ярдәмчесе булып билгеләнә. Сугышның беренче айларында атышлар, туктаусыз туплар шартлавы аркасында хурлыклы чигенүләр кичерә. Юл тулы үле гәүдәләр, картлар, балалар, хатын-кызлар. Чернигов шәһәре янында 1941 елның сентябрендә яшь политрук яралана һәм дүрт ай госпитальдә дәвалана. Аннан Көнбатыш һәм Беренче Украина фронтлары. Ут һәм ялкын эчендә дошманнарны куып, ул җиңүче һәм азат итүче булып Чехословакия һәм Австрия аша Берлинга барып җитә. Күрсәткән батырлыклары өчен 1943 елда Кызыл Йолдыз ордены һәм 1945 елда II дәрәҗә Ватан сугышы орденнарына һәм дистәләгән медальләргә лаек була.
Сугыш тәмамлангач та Кашаф Котлыбаев армиядә сәяси хезмәткәр булып кала. Ә 1956 елның 20 сентябрендә сәламәтлеге начараю сәбәпле армия хезмәтеннән азат ителә.
Шул көннән запастагы подполковник Алабугада яши башлый. Озак еллар Алабуга медицина училищесында укытучы булып эшли, яшьләрне патриотик тәрбияләүдә көчен кызганмый. Тормыш иптәше Наилә белән дүрт бала тәрбияләп устерәләр.
Сугыш яралары, озак елларга сузылган әрнүләр үзенекен итә. Яралы аякта гангрена башлана һәм 1994 елның 6 апрелендә Кашаф Котлыбаевның йөрәге тибүдән туктый. Аның данлы тормыш юлын балалары дәвам итәләр.
Материал автор Д. Каюмованың “Халык хәтерендә мәңгегә” китабы буенча әзерләнде.