1921 елда Байлар Сабасы авылында туган. Ул 14 яшеннән киномеханик булып эшли башлый һәм бу эшен 1940 елга кадәр башкара. 1940 елдан 1948 елга кадәр Совет Армиясе сафларында һәм Бөек Ватан сугышында була. Бу чорда ул – НКВД гаскәрләре 180нче полк укчысы; 424 нче Полк телефонисты, 10 авиотехника дивизия 151 элемтә ротасы телефон станциясе начальнигы вазифаларын башкара.
“Батырлык өчен”, “Мәскәү оборонасы өчен”, “Германияне җиңгән өчен”, “Кенегсбергны алган өчен” һ.б.медальләр белән бүләкләнә. 1989 елда вафат була.