Әдһәм Габдрахман улы 1925 нче елның 20 июлендә Арча районының Күшәр авылында, ишле гаиләдә унынчы бала булып дөньяга килә. 7 сыйныф белем алганнан соң, яшь егет хуҗа-лыкка эшкә чыга. “Ат җиктем. Ул чорда хуҗалыкта 8 бригада, һәрберсендә кырыклап ат, икешәр “конюх” иде”,- дип сөйли Әдһәм абый. 1941 елның язында Бөгелмәгә дамба күтәрергә җибәрәләр. Бөек Ватан сугышы башлану хәбәрен шунда ишетә Әдһәм абый. Хуҗалыкка кире кайтып, тулы көчкә эшләүне дәвам итә: чәчә, ура, тирес чыгара...Дошман Мәскәүгә якынлашкач, 1941 елның ок-тябрендә, Татарстаннан бик күпләрне, шул исәптән Күшәрдән дә 22 атлы һәм 127 җәяүлене окоп казырга Канашка җибәрәләр. “Окоп казучыларга кыен булды, ә без, ат җигүчеләр, алар казыган балчыкны читкә ташыдык”, -дип искә ала ветеран, хатирәләргә бирелеп. Шунысы кызык, фатирда торган Суыксу авылыннан окоп казырга көн саен 12 чакрым җир узып баралар, ә кичен шул араны кире кайталар. “Кыш бик суык килде. Окоп казырга юка кием белән килүчеләр арасыннан өшеп үлүчеләр дә булды”,- ди Әдһәм абый моңсу гына. Язын ул авылга кайта, ә 1942 елның көзендә Олы Әтнәгә хәрби өйрәнүләргә чакырыла.
1943 елның гыйнварында Күшәрдән 8 кеше, шул исәптән Әдһәм Күләев та, сугышка чакырыла-лар. Язмыш аны кабат Канашка ташлый: биредә 6 ай хәрби өйрәнүләр уза. “Тугызынчы татар авторотасы төзеделәр, командалар бар да татарча булды”- ди ул. Ветеран әле бүген дә шуңа сә-ерсенә: кара чалбар һәм яшел гимнастерка киертеп, товар поезды белән сугышка озаталар. Бу июль ае була. “Поезддан Белгородка төштек. Шунда җан башына 900 грамм ипи, коры паек бир-деләр. Йортлары янып юкка чыккан бакчалардан бәрәңге казып пешереп ашадык... Чигенгән чагында фашистлар фермасы белән ат-сыерны үтереп, авылларны яндырып киткәннәр.Йөрәк әрнеде...”- дип дәвам итә ветеран сүзен. 22 июнь көнне кукуруз һәм тәмәке үсүче кырда окоп казып, сугышка керәләр, немецлар төнлә бу позицияне снаряд утына тоталар. “Таң беленә баш-лагач карасак- анда да, монда да кара чалбар, яшел гимнастеркалы солдатлар ята...Куркыныч бу-лып китте...” ди Әдһәм абый. “Сугышка кергәнче генә куркыныч, яшенләп - давыллап килгән яң-гырдан да башта гына куркасың, аннан ияләнәсең”,- ди ул. Шул сәбәплеме, беренче һөҗүмне на-чар хәтерли. Ә икенче һөҗүмгә станоклы пулеметның икенче расчеты булып керә. Днепр елгасын кичәләр. Немецлар бомбага тотып, күперне җимерәләр, нәтиҗәдә аргы ярга ике йөз литрлы мич-кәләргә аркылы плавай такталар бәйләп, шуларга утырып чыгалар. Елганы 24 кенә кеше исән-сау кичә... Атна буе окопта, немецларның скрипкада, гармунда уйнаганын тыңлап, ач һәм сусыз ки-леш яталар. Калганын әйткән дә юк, су алып менәргә дип кире Днепр елгасы буена төшә алмый-лар. Ниһаять, ярдәмгә безнең төп гаскәрләр килеп җитә. “Монда Көектән Салих атлы кеше белән таныштык, кайсы Көек икәнен хәтерләмим”,- ди ветеран. Чираттагы һөҗүмнәрнең берсендә, су-гышка пулеметчыларның икенче расчетларына да керергә боералар. “Шунда кулга пуля тиде”,- ди ул йомарланган учын күрсәтеп. Нәтиҗәдә, башта санчастька, аннан госпитальгә озаталар, озак-ламый туган якка ук кайтарып җибәрәләр Әдһәм абыйны.
Тыныч хезмәттә дә зур уңышларга ирешә Әдһәм абый. 22 ел дуңгызлар балалата, 18 ел бал кортлары тәрбияли.1976 елның 10 мартында фидакарь хезмәте өчен “Почет ордены” белән бү-ләкләнә.
Гаиләсендә дә үрнәк әти була ул. Тормыш иптәше вафат булса да, авырлыкларга бирешмичә, улы Фәрит белән килене Нурсия тәрбиясендә яши. Авылыбызның “тере тарихы” дисәк тә ялгыш булмас. Аяклары йөрмәсә дә, күңеле хөр, зиһене искиткеч ветераныбыз Күләев Әдһәм Габдрахман улының. Без, Күшәр мәктәбе укучылары һәм укытучылары, Сезгә озын гомер, сәламәтлек, җан тынычлыгы телибез!