Егор Никонорович тумышы белән Иске Җирекле авылыннан. Сугышка киткәндә аңа 18 яшь булган. Волхов фронтында көрәшкән, шунда яраланган. Пуля аркасыннан кереп муеныннан чыккан. Госпитальнең тимер караватларында да озак боргаланырга туры килгән, Харьков тирәсендә барган каты сугышларда контузия дә алган, снаряд шартлаганнан соң аңын югалтып озак кына туфрак астында да яткан. Гомере булгач, анда да исән икәнлеген күреп алып коткарганнар.
Мәләкәс кызы Анна белән Егор 1944 елның мартында кавыша. Яраланганнан соң авылына кайткан егетне шул ук елның апрелендә кабат сугышка – хезмәт армиясенә чакыралар. Анна белән ул вакытта бер ай чамасы гына яшәп кала. 1945 елның декабрендә генә ул кабат туган якларына әйләнеп кайта.
Сугыштан соң гаиләләре белән Иске Җирекледә яшиләр Курочкиннар. Аннары инде язмышлары Круглое Поле белән бәйләнә.