Латифуллин Шәрифулла 1910 елның 10 мартында Иске Кәшер авылында туган. Бөек Ватан сугышы башлангач, гади солдат булып сугышка киткән. Ул Үзәк фронтта 275 артиллериянең особый дивизионында хезмәт иткән. 1941 елда разведкага йөргән һәм 3 ай буе камалышта булган. 1943 елда Курск-Орлов фронтында 66 армиядә хезмәт иткән.
Сугыш елларында күрсәткән батырлыклары, кыюлыклары өчен “За оборону Москвы” медале белән бүләкләнгән.