Госман Хафиз улы (13.5.1925, Минзәлә кантоны Чишмәбаш а. — 8.9.2000, Минзәлә ш.), а.х. пр-тиесе җитәкчесе, Соц. Хезмәт Герое (1970).
Тәрҗемәи хәле
Бөтенсоюз юридик читтән торып уку ин-тының Казан ф-лын тәмамлый (1952). 1942–52 елларда Мөслим р-ны Урәзмәт урта мәктәбендә укытучы, 1953–59 да Калинин р-ны халык мәгарифе бүлеге мөдире. 1959 дан Минзәлә р-нында: М.Вахитов исем. урта мәктәп директоры, КПССның район ком-тында бүлек мөдире (1960–61), «Гигант» к-зы рәисе (1961–77), район башкарма ком-ты рәисе (1977–80), Ленин исем. к-з рәисе (1980–86). Л. җитәкчелегендә «Гигант» к-зында бөртекле культураларның уңышы 1 га дан 22 ц га, бәрәңгенеке — 164, шикәр чөгендеренеке — 237 ц га җитә; колхозга ике тапкыр РСФСР МС һәм ВЦСПСның күчмә Кызыл байрагы бирелә. Бөек Ватан сугышында катнаша.
Мактаулы исемнәре һәм бүләкләүләре
Ленин ордены, 1 нче дәрәҗә Ватан сугышы, «Почёт билгесе» орденнары, медальләр б-н бүләкләнә.