Тукай районы Мәләкәс авылында гомер итүче сугыш ветераны Липатов Василий Иванович
Еллар узган саен сугыш ветераннарының да саны сирәгәя, бүгенге көндә Мәләкәс авыл җирлегендә бары тик бер генә Бөек Ватан сугышы ветераны Липатов Василий Иванович яши.
Василий Иванович 1927 нче елның 7 ноябрендә Мәләкәс авылында туган. Авыл мәктәбендә дүрт класс белем ала һәм 12 яшьлек малай колхозга эшкә чыга. Тырмалау, көлтә бәйләү, элеваторга икмәк ташу кебек эшләр ул елларда аңа да, аның иптәшләренә дә күп эләгә.
1944 елның 3 декабрендә 17 яшьлек егет сугышка алына. Өч көн буена Бөгелмәгә кадәр җәяүләп алып баралар аларны. Аннан вагоннарга утыртып Ульяновск якларындагы урманга китерәләр, монда яшь солдатларны кече сержантлыкка укыталар. Шунда вакытта Василий Иванович комсомолга керә. Сугышның бетүе турындагы хәбәрне дә шушында урман уртасындагы землянкаларда торганда ишетәләр.
Бер атнадан яшь солдатларны эшелон белән Монголияга алып китәләр. Монда килгәч Василий Иванович 870-нче танкларга каршы сугышучы артиллерия полкына эләгә. Аларны Манчжуриягә алып китәләр, полк каты сугышларда катнашмый кала. Рус – япон сугышы да бетә, пушкалар Чита өлкәсенә җибәрелә, ә яшь солдатлар Кытайның Мундин шәһәрендә тәртип сакларга, әсирләрне каравылларга калдырыла. Тагын дүрт елны Василий Иванович Комсомольск-на-Амуреда зенит гаскәрләрендә хезмәт итә. Шулай дөнья гизеп, авырлыклар күреп, җиде ел үтә дә китә.
Бары 1951 елның 13 маенда туган авылына әйләнеп кайту бәхетенә ирешә ул.Башта комбанчыга укый һәм дүрт ел туган як басуларын комбайны белән иңли. Аннан шофер, автомеханик булып та эшли. Пенсиягә чыгар алдыннан ун ел гараж мөдире хезмәтен башкара. Тормыш иптәше тыл ветераны Мария апа белән өч ул тәрбияләп үстерәләр, ни кызганыч, улларының гомерләре кыска була, алар инде өчесе дә вафат. Язмыш аларны каты сынаса да,бүгенге көндә Василий Иванович белән Мария апа олы яшьтә булуларына да карамастан көр күңелле, тормыш сөючән. Алар үз йортлары белән яшиләр, кош-корт асрап, бакча мәшәкатьләре белән юаналар.
Еллар үткән саен сугыш ветераннары саны кими бара. Без алар алдында түләп бетермәслек бурычлы. Киләчәктә күкләребез гел дә аяз, тормышыбыз тыныч булсын иде!
Василий Иванович награжден орденом отечественной войны 2-степени (1985г.), медалью "За победу над Японией" и другими медалями.