Әлмөхамитов Сәитмөхәммәт Әлмөхамит улы 1908 елның 27 сентябрендә Мөслим районы Мөслим авылында крестьян гаиләсендә туган. 1922 елда башлангыч мәктәпкә укырга керә. Мәктәптән соң Мөслим районы Таш-Елга авылында балалар укыта. 1933 елны Райком бюросы карары белән Сарман районы Чукмарлы авыл Советына председатель итеп җибәрелә. Сугыш башлану белән сугышка җибәрәләр. Юлларны, ватык күперләрне тәртипкә китерү эшен башкара. 1942 елдан Көнбатыш Украина фронтына күчерәләр.
Күрсәткән батырлыклары өчен 3 дәрәҗә Дан ордены белән бүләкләнә.
1946 елда сугыштан Сарманга кайта. 1948 – 1951 елларда Райплан председателе. 1951 – 1954 “Электро” колхозында рәис.
1999 елның 7 февралендә вафат.