Онытырга хакыбыз юк
Сугыш... Купме сагыш, күз яшьләре, йөрәк әрнүләре, ятимлекне үз эченә алган бу сүз. Купме гомерләр кыелган, өмет-хыяллар челпәрәмә килгән ул сугыш аркасында.
Бөек Ватан сугышында минем бабам Лотфуллин Габдулла Лотфулла улы да катнашкан. Ул 1925 елның 18 августында Мортышбаш авылында дөньяга килгән. Сугышка киткәнче, авылда тракторчы булып. 1943 елның зәмһәрир суыклы гыйнвар аенда аңа Сарман хәрби комиссариатыннан чакыру кәгазе килә. Яңа 17 яшен тутырган егет, якыннарының хәер-фатихасын алып, 8 гыйнвар көнне башка якташлары белән бергә фронтка китә. Хәрби өйрәнүләрдән соң бабай 113 нче укчы полкка эләгә. Әлеге полк составында бик күп бәрелеш-операцияләрдә катнаша ул. Утларны-суларны кичә, нинди генә михнәт-газаплар күрергә туры килми бабама яу кырларында. Ә 1944 елның гыйнварындә гитлерчылар белән булган сугышларның берсендә бабам каты яраланып, госпитальгә эләгә. Бигрәк тә аның уң кулына зыян килә. Ул госпитальгә эләгә. Бигрәк тә аның уң кулына зыян килә. Ул госпитальдә 4 ай буена дәвалана. Бик теләсә дә, аны яңадан фронтка җибәрмиләр.
Госпитальдән чыккач, Габдулла бабай туган якларына кайта. Инвалид булуга карамастан, кул кушырып утырмый, эшкә чума. Зәйнәп әбием белән матур гаилә корып җибәрәләр, 5 бала тәрбияләп үстерәләр. Бабам Габдулла янәдән “корыч атын” иярли, тырышып, көнне-төнгә ялгап хезмәт куя. Авылда механизаторлар җитмәү сәбәпле, әле 72 яше тулач та, кабаттан эшкә чакырып алалар аны.
Бабам бакый дөньяга күчкәндә, миңа нибары 6 гына яшь иде. Шулай да бабамның мине көчле куллары белән җитәкләп авылыбыз урамнары иркен басу-кырлары буйлап йөргәннәре әле булса хәтеремдә. Ул авылыбызның оста җырчысы һәм биючесе дә иде. Ә Җиңү бәйрәмнәрендә ул һәрчак сугыштан кайтмый калганнар истәлегенә куелган обелиск янына барып, сугыш кырларында мәңгелеккә ятып калган авылдашларын, фронтовик дусларын искә ала иде.
Вәлиуллин Мәгъсүмҗан бабай турында да берничә сүз әйтәсем килә. Фронтка беренчеләрдән булып китә ул һәм хәбәрсез югала. Зәйтүнә әбием аның турында сөйләгәндә, һәрчак елый торган булган. Бүген дә без Мәгъсүмҗан бабай турында бернәрсә дә белмибез: кайда кумелгән, кабере бармы икән аның? Әнә бит телевизорлардан күрсәтеп, радиодан сөйләп, газета битләрендә язып торалар: әле һаман хәбәрсез югалганнарының исемнәре ачыклана, каберләре, “үлем медальоннары” табыла. Республикабызда басылып чыккан “Хәтер” китабында да аның хакында бик аз мәгьлүмәт тупланган. Нибары туган елы, сугышка Сарман хәрби комиссариатыннан чакырылган, кызылармияче дигән эллар гына бар. Аның исеме авылыбыз уртасына куелган обелискка да уелып язылган.
Тылда фидакарь хезмәт куйганнар алдында да баш иябез без. 10 – 12 яшьтә булуга карамастан, аларга нинди генә эш кушмаганнар! Көчләре җитмәсә дә ач-ялангач булсалар да, колхозда төрле эшләргә йөрткәннәр. Өсләренә кияргә булмагач мәктәпкә укырга, эшкә алмашлап барганнар. Ул елларда кан чиреннән үлүчеләр дә бик күп булган, дип сөйләгәннәре бар өлкәннәрнең. Илебез күгендә инде 70 ел дошман самолетлары очмый, снарядлар яумый, танклар авыл-шә һәрләребезгә бәреп керми. Ватаныбызны дошманнардан азат иткән каһарманнарыбызны онытырга безнең хакыбыз юк.
Салават Лотфуллин, Мортышбаш мәдәният йорты каршындагы “Яшь хәбәрче” түгәрәге әгъзасы, Илексаз мәктәбенең 9 нчы сыйныф укучысы.